Хезмәт

Ильмира Кузьмина ижатыннан

Сез булганга тормыш рәхәт

«Әни» дигән матур сүзне
Бала тапкан, аны баккан
Ана кеше татый.
Бүген сезгә кайнар сүзләр,
Җылы караш, алсу йөзләр -
Бүген сезне бар да мактый.
Балаң сиңа «Әни» дисә,
Күзен текәп рәхмәт әйтсә,
Күңелләргә була рәхәт.
Бүген сезнең олы бәйрәм,
Чәчәкләрдәй бәйләм-бәйләм
Без әйтәбез сезгә рәхмәт!
Олы йөрәгегез өчен зур рәхмәт!
Сез булганга тормыш бик рәхәт!
Фото: http://vk.com/club24154828

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: