Хезмәт

Илназ Баһ өченче улы өчен Гүзәлгә машина бүләк иткән

17 май көнне Гүзәл Идрисова белән улы Марсельне Чаллының бала тудыру йортыннан чыгардылар.

Өченче ул алып кайтканы өчен Илназ Баһ тормыш иптәшенә ак төстәге Range Rover машинасы бүләк иткән.

- Илназдан мондый зур бүләк көтмәгән идем. Ул сюрпризлар ясарга ярата. Шулай да бик сөендем, чөнки, беренче чиратта, машина балаларны йөртү өчен кирәк. Гүзәл Идрисова моңа кадәр йөргән машинасын саткан булган.
Сюрпризлар әле моның белән генә тәмамланмаган. Гүзәл белән Марсель кайтуына, өйне шарлардан ясалган матур фигуралар белән бизәп куйганнар. Әлегә Гүзәл Идрисова Камил, Рамил, Марсель уллары белән Чаллыда әти-әнисе йортында яшәп торачак, дип яза Интертат.ру.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: