Хезмәт

Ишетелмәдеме... сәнгать мәктәбендә тынлы оркестр уйнаганы?!

21 гыйнвар көнне район балалар сәнгать мәктәбенә Малмыж каласында урнашкан С.Б.Сахаров исемендәге сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры килеп, концерт куйды.

Сәхнәдә вальс, марш, танго, үткән еллар көйләре яңгырады. Кунаклар чыгыш ясаганнан соң, безнең сәнгать мәктәбе белән якыннан танышты, бергәләп чәй табыны артында күңелле әңгәмә корды. Оркестр җитәкчесе Чехонин Вячеслав Николаевич белән мәктәп директоры Шишкина Надежда Николаевнага Балтач сәнгать мәктәбенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Малмыж-Балтач балалары арасындагы мәдәни дуслыкны тагын да ныгытуга корылган мәгънәле очрашу иде бу.

Реклама


Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: