ИСКИТКЕЧ! МЕҢ МӘРТӘБӘ ИСКИТКЕЧ! Онытылмаслык булды бу "Йолдызлык"!
Рәхимле һәм мәрхәмәтле проект!
21 март кичендә районыбыз сәхнәсендә “Созвездие-Йолдызлык-2018” фестиваленең Гала-концерты булды. Уйланылып сайланылган номерлар, күз явын алырлык сәхнә, берсеннән-берсе матур балалар (күз тимәсен, әлбәттә!)...
Ике көн рәттән, 20-21 март көннәрендә район мәдәният үзәге бик күп талантлы балаларны каршы алды. Һәммәсе җиде районнан килгән балалар район сәхнәсендә чыгыш ясап, кыл иләктән иләнгәннәр зона этабының сайлап алу турын үтте. Безнең районнан гына да 304 бала катнашты.
Биектаудан 295, Әтнәдән 47, Теләчедән 140, Кукмарадан 160, Сабадан 194, Арчадан 187 булачак йолдызлар килде.
“Созвездие-Йолдызлык – 2018” эстрада сәнгатенең унсигезенче Ачык Республика телевизион яшьләр фестивалендә мөхтәрәм жюри эшләде. Жюри составында Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Н. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе профессоры, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, РФның мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты, Россия театр эшчәнлеге Союзы әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, шулай ук жюри рәисе Дмитрий Туманов, ТР атказанган артисты, тележурналист Илфат Абдрахманов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать буенча региональ җәмәгатьчелек оешмасы Президенты, режиссер-сәхнәгә куючы (Мәскәү шәһәре) Владимир Аносов, РФның атказанган артисты, ТРның халык артисты, Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстры Раилә Гарипова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Созвездие-Йолдызлык”ны үстерү буенча директор Айдар Гайнетдинов, ТРның атказанган артисты, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, “Зөләйлә” триосы солисткасы Ләйсән Закирова, җырчы, актриса, продюссер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губернясы труппасы җитәкчесе Алина Ивах, ТРның атказанган артисты, алып баручы, “Радость моя” дигән балалар каналының режиссер-куючысы (Мәскәү) Дмитрий Платонов, ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешен яклау Фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башка бик күп мәгълүм шәхесләр бар иде. Шулай ук район мәдәният үзәгендә башкаладан һәм дә күрше-тирә районнардан бик күп журналистлар, телеоператорлар хезмәт куйды. Ике көн барган чыгышларны карау бәхетенә ирешкән тамашачы моны үз күзләре белән күрде, районыбызда шушындый зур мәдәни чараның тиешле югарылыкта узуына шатланды һәм горурланды.
Гала-концерт көнне сәхнәгә барлыгы 30га якын сәхнә номеры чыкты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аның җитәкчелек командасы, мөхтәрәм жюри бүләкләү өлешендә дә сәхнә түрендә иде. Башка районнар белән беррәттән Балтачыбызның биючеләре, җырчылары, нәфис сүз осталары да лаеклы чыгыш ясады. Аларны әзерләгән педагогларга, әти-әниләргә кат-кат рәхмәтләр әйтелде.
Әнә шулай, Балтачыбыз күгендә “Созвездие–Йолдызлык–2018” кабынды һәм йолдызчыклары белән күңелләрдә мәңге сүнмәс нурлар калдырып балкыды. Рәхмәт сиңа, Татарстаныбыз Президенты канаты астында балаларыбыз сәләтен барлаган, яңа талантлар ачарга ярдәм иткән, аларны үстергән, олы сәхнәләргә юл ачкан рәхимле һәм мәрхәмәтле проект! Мәңге яшә! Мәңге балкы!
Әлеге фестивальгә сайтыбызда да, газетабызда да кат-кат әйләнеп кайтырбыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев