Хезмәт

Калфаклы сандугачыбыз

2нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге VI ачык төбәкара татар җыры һәм инстру­менталь музыка конкурс-фестивале «Калфаклы сандугач - 2011» булып узды.

Реклама

Анда Балтач районыннан берд­әнбер кыз бала -Айгөл чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри әгъзалары каршында каушап калмаган Кенә мәктәбе­нең 8нче сыйныф укучысы Айгөл Ибраһимова I дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Әлеге конкурста җиңү Айгөл өчен генә түгел, аның якыннары һәм музыкаль җитәкчесе Шамил Низамиев өчен дә бик шатлыклы, истәлекле вакыйга булып истә калачак. Калфаклы сандугачыбыз Айгөлгә киләчәктә дә уңышлар гына насыйп булса иде!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: