Хезмәт

Карак кәҗә кыйссасы

Кәтүк Кәримәнең кырыкмаса-кырык кат кысыр калган карт кәҗәсе кичә кичкә кырын күрше карун Котбетдиннең коймасыннан кереп, кәбестәләрен кимергән. Котбетдин кәҗәне күреп, куарга килгән. Кизәнә-кизәнә куганда, курыккан кәҗә коймага кысылып калган.

Котбетдин кызуланып, котырынып китеп, кинәттән кәҗәнең койрыгын кискән. Көтелмәгән күренештән коты качкан кәҗә кисәк кыймылдап, койма-киртәләрне кырып, кычкыра-кычкыра качып котылган.

Кәримә кәҗәсенең кыргыйларча кычкырып, койрыксыз килеш кайтып кергәнен күргәч. Култыгына каен күсәге кыстырып, күршесенә кереп киткән. Котбетдинне кычкырта-кычкырта кыйнаган:
- Кәҗәмнең койрыгын кискәнсең, кабәхәт карун. Койрыгын кая куйдың? Көн күрсәтмим, каргап катырам! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!!!

Кара көйгән Котбетдин Кәримәдән көчкә качып котылгач, кәнсәләргә киткән. Кәримәне кеше кыйнаганга казаматка керткәннәр. Котбетдиннең кәҗә кыйнаганын кешеләр күрмәгәннәр - карун котылган. Кәримә капкан, кайталмый калган. Кырык көннән кайтып керсә, койрыксыз карт кәҗәсе кәкрәеп каткан. Кыргый киек кебек кырылган. Кәримә кайгыдан картайган. Караңгыда коймасыннан кереп, Котбетдиннең кәбестәләренә кәрәчин койган.

Күпме көннәр кичерсәләр дә күршеләр килешмәделәр. Күтүк Кәримә - кәҗәсез, карун Котбетдин кәбестәсез калды. Кеше көлдерделәр.

Гөлҗифар Зәкиева,
Түбән Субаш авылы.
Фото: prisnilos

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: