Хезмәт

Кайнар йөрәкле көеклеләр "ут уйнатты"

Көек авылы китапханәсендә "Гашыйклар көне" уңаеннан "Кайнар йөрәкләр" исемле музыкаль уен-кичә үткәрелгән. Уеннарда авыл халкы бик теләп, яратып катнашкан. Шул мизгелләрдә олырак яшьтәгеләре дә яшьлекләрен искә төшереп алганнар.

Чара азагында бәйрәм уңаеннан махсус куелган тартмага салынган открыткалар ияләренә тапшырылган. Бу көнгә ноктаны дискотека куйган! Гомумән, мәдәни яктан бик талантлы һәм актив яшәгән көеклеләр турында беренче генә язуыбыз булмас әле.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: