Хезмәт

Көекнең Ватанны саклаучыларын зурлап котладылар (фото)

Көек авылының хөрмәтле ир-егетләрен 20 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, китапханәдә бик матур уенлы бәйрәм оештырдылар.

Кызыклы уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Домино уенында катнашып җиңү яулаган кешеләр истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Уеннар кызганнан-кыза барып, бәйрәмгә килгән һәркем дә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачты әлеге кичтә. Бәйрәм ахырын берсеннән-берсе дәртле биюле дискотека тәмамлады. Мондый бәйрәм кыю ир-егетләрнең күңеленә кереп калып, әле озак вакыт сагындырыр.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: