Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көектә Лев Толстой елына старт бирелде

2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы дип игьлан ителде.

Шул уңайдан Көек китапханәсендә бу темага старт бирелде! 13 яшеннән әти-әнисез калган Лева Казанда әтисенең апасы Пелагея Юшкова тәрбиясендә үсә. Казан университетының көнчыгыш телләр факультетына укырга кермәкче була, кызганыч, 1ле куялар. Тырышып юридик факультетка үтә, анда да озак тоткарланмый, начар уку, тәртип шома булмау сәбәпле туган ягы "Ясная поляна"га кайтып китә.

Толстойлар нәселе Казанны бик ярата! Бабасының әтисе биредә фәнни документ яза, әтисе дә гел бирегә килә! Язучының тормыш юлына үткәрелгән әлеге сәяхәтне балалар бик кызыксынып тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын да җиткерде. Безгә кагылышы юк, дип кенә читкә кагу дөрес түгел шул, безнең мәктәп елларыннан яратып укылучы Лев Толстой замана балалары өчен дә бик кызыклы шәхес булып чыкты.


Зилә Нургалиева,
Көек авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көек авылы