Хезмәт

Күңелдә йөргән хисләр

«Хезмәт» газетасы битләрендә басылып чыккан «Хәбәрсез югалган кешеләр» исемлегендә бер авылдашымның исемен күрү исемдә калган бер вакыйганы кабат яңартты.

Авыл клубында Җиңү көненә багышланган бер кичәдә (елын хәтерләмим) доклад тәмамлангач, олы яшьтәге бер апа: «...безнекеләрнең каберләре кайда икәнен дә әйтүче юк, ичмасам», дигән иде.
Сугышка китүчеләрнең берсе дә үз ихтыяры белән хәбәрсез югалмаган. Алар да илебезне сакларга китүчеләр. Сугыш корбаннарсыз була алмый, билгеле, ә хәбәрсез югалганнарны зурлап искә алу барыбызның да бурычы. Алар да безнең киләчәгебез өчен башларын салган солдатлар бит. Германия концлагерьларыннан котылып кайткан әсирләрнең, соң булса да, хурлык тамгалары юк ителде. Ә хәбәрсез югалучылар, гүя, бөтенләй булмаганнар. Кичәдән кайткач та, озак вакыт теге апаның үзәгеннән чыккан сүзләре тәэсирендә йөрдем, күңелемдә туган хис-кичерешләремне шигъри юлларга салдым. Шул язмамны укучылар игътибарына шигъри җәүһәр буларак түгел, сугышларда хәбәрсез югалган солдатлар: бабаларыбыз, әтиләребез, авылдашларыбыз рухына бер дога булсын диеп, газета укучыларына тәкъдим итәргә булдым.
Ихтирам белән, Васил ИБРАҺИМОВ
Таузар авылы



Хәбәрсез югалганнар хаты

Безнең язмыш шулай усал булды,
Изге ният белән, юкса, кузгалдык.
Хат-сәламнәр язып, юллый алмый,
Без хәбәрсез генә югалдык.

Бездән дә бит илләр-җирләр калды,
Әти-әни калды, калды туганнар, -
Хезмәт шавы, сөю дәрте тулы
Киң басулар, яшел тугайлар...

Сөйгән ярлар калды безне озатып,
Читкә яшереп яшьле күзләрен.
Аналар кулында яшь балалар калды,
Аңламыйча ятим үсәсен.

Юл чатына җиткәч, соңгы тапкыр
Борылып карап, куллар болгадык.
Әйтелмәгән сүзләр калды, ә без гүя,
Куе томаннарда югалдык.

Билгеләр юк безнең каберләрдә,
Һичкем килеп чәчәк куймады.
Эссе комга тамган тамчы сыман
Безнең гомер эзсез югалды.

Бәйрәмнәргә килеп, ташка язган
Исемнәрне укып узганда, -
Безнең өчен диеп куегыз, сез,
Тик бер генә чәчәк булса да.

Безнең гомер тургай сайравында,
Тук башакның без бер бөртеге,
Бер тамчысы җәйге яңгырларның,
Көткәннәрнең күңел китеге...

Ераклардан, диңгез артларыннан
Кошлар кайткан кебек сагынып.
Туган җиргә кайтты, сезнең янга,
Ак күбәләк булып җаныбыз.

Тән ярасын, күңел ярасын да,
Еллар әкрен генә юалар.
Онытмагыз безне сез, оланнар,
Онытмагыз безне, туганнар!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: