Күңелләре изгелектә
447
0
0

Ветеран укытучы, язучы Гөлчәчәк ханым Галиева райондашларыбызга таныш шәхес. Чөнки ул гасыр башында бастырып чыгарган тәүге китабын тәкъдир итүне иң әүвәле Балтач үзәк китапханәсендә оештырган иде.
«Тулгак» дип исемләнгән бу әсәр укучыларда зур кызыксыну уятты, кулдан-кулга йөреп укыла торган популяр китапларның берсенә әверелде. Әле берничә ел элек Гөлчәчәк Галиева «Газзәбану» романы язып куандырды. Автор бу әсәрдә тормышның бик каршылыклы, четерекле якларын ышандыргыч һәм оста итеп, сабыр-түзем, чын милли күркәм сыйфатларга ия булган татар хатын-кызларының бай күңел кичерешләрен, гаилә бөтенлеген саклап калудагы мөһим рольләрен куе җете хисләр куелыгы белән сурәтләгән иде.
Әле менә яңадан «табадан» гына төшкән затлы китабын Гөлчәчәк Галиева балтачлыларга күчтәнәч-бүләк итеп өлеш чыгарган. Үзәк китапханә, Карадуган мәктәбенә һәм музеена, якын танышларына, шул исәптән, миңа да килеп иреште бу затлы бүләк.
Гаилә дуслары буларак, өенә барып, хәл-әхвәлләрен белешеп, электән аралашып яшәгән ветеран укытучы Мәдинә апа Зыятдинова инде сиксән яшьтән узган язучының Шодадагы Мирхәйдәр Фәйзи музеена багышлап җибәргән ун мең сум акчасын да вакытында тапшыруны үзенең намус эше итеп саный. Кунырның аксакалы Хәмит Гәрәев ярдәме белән әманәтне җиренә җиткереп үтәүгә иреште, аларга Аллаһының рәхмәте булсын.
Кешедә сорау туарга мөмкин - ни өчен нәкъ менә Шода музеена? Хикмәт шунда: Гөлчәчәк Галиева республиканың элек искиткеч данлыклы булган компрессорлар заводы директоры Әхмәт Галиевның турылыклы җәмәгате, фикердәше. Алар яшьлектә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклен сәхнәдә уйнап, бер-берсенә гашыйк булып гаилә корганнар, олы гаилә бәхетенә ирешкәннәр. Бу күренекле шәхесләрнең икесе дә күрше Арча районыннан булулары да балтачлыларны аерата якын күрүгә сәбәпче булгандыр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
21 гыйнвар 2021 - 20:11Данир Сабировка туры эфирда операция ясадылар Кай әгъзасына ни булган, тәүбә-тәүбә, дисезме?4801
-
21 гыйнвар 2021 - 18:46Бер ир-ат, хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аңа пычак белән кадаган Җинаять кылганнан соң 86 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.18501
-
21 гыйнвар 2021 - 17:21Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышларына рәхим итегез "Балтач" спорткомплексында Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышлары узачак8602
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар34900
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар118300
-
19 гыйнвар 2021 - 09:21Балтачтан Гариповлар гаиләсе прививка ясатырга килгән Балтач узэк хастаханэсендэ 16январьда, шимбә көн уңайлырак булу сәбәпле, яна коронавирус инфекциясына каршы вакцинация оештырылды.59702
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55902
-
20 гыйнвар 2021 - 12:11Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.55301
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+