Кенәбашта Роберт Миңнуллинны искә алганнар (фото)
Авыл китапханәсендә «Бала җанлы әдип» дип исемләнгән күргәзмә төзелгән.
1нче августта Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның туган көне иде.
Исән булса, Роберт Миңнуллинга 75 яшь тулган булыр иде.
Шул уңайдан Кенәбаш авылы китапханәсендә «Бала җанлы әдип» дип исемләнгән күргәзмә төзелгән. Шагыйрьнең иҗатын сөюче укучылар күргәзмә белән танышкан, шигырьләрен укыганнар.
#Кенәбашавылкитапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев