Хезмәт

Кенәдә җыр һәм нәфис сүз бәйрәме булды

Авылдашлары өчен җанын фида кылырга торган, туган төбәгенең бөтен матурлыгын, күркәм, тырыш халкын, данлы-талантлы якташларын башкаларга да таныту теләге белән янып йөргән милләтпәрвәр Тәскирә Ибраһимова чакыруы буенча без моннан утыз еллар элек бертөркем язучыларга ияреп, Түбән Кенәгә килгән идек.

Аннан соң бик күп сулар акты, риясыз фидакарь мәдәният хезмәткәре булып танылган Тәскирәнең дә якты дөньяны калдырып киткәненә унбиш елга якын вакыт үткән. Ә гаҗәеп үзенчәлекле табигате, эчкерсез ихлас кешеләре белән гел үсешкә, яңарышка барган бу сөйкемле авыл һаман да үзенең тарту көчен югалтмаган. Шуңа күрә дә һәр очрашуда мин биредән рухи байлык җыеп, сокланып-тәэсирләнеп бер кочак шатлык төяп кайтам.
Тукай туган көннәргә туры китереп, Кенәдә җыр һәм нәфис сүз бәйрәме оештырганнар. Чыгышлар авылның тарихы, аның күренекле кешеләре, башкарган игелекле эшләре турында кызыклы мәгълүматлар һәм фотосурәтләр белән экран ярдәмендә балкытып барылды. Концертны бик мәгънәле итеп, үтемле сүз белән оста итеп алып барган Илфар Лотфуллин шәп җырчы да икән әле. Көяз, бөдрә өянкеләр ышыгында тын гына агып яткан Хәтнә елгасы дистәләрчә чишмәнең саф суы белән гел тулыланып тора. Әнә шул көмеш суны эчеп, балачактан җаннарына моң сеңдергән Җәвәһирә Сәләхова, Римма Ибраһимоваларның республикада танылган җырчылар булып китүе тикмәгә генә түгел икән.
Авыл талантларга, бигрәк тә җырчыларга әле дә бик бай. Әнә, өлкән буын хатын-кызларын берләштергән «Сәйлән» җыр ансамбле яшьләргә үрнәк күрсәтә, авылның аксакалы Нәүфәл Лотфуллин чыгышы да кайнар алкышларга күмелде. «Мин үзем урындык биеклеге чактан ук Нәүфәл абыйны гармунда уйнап җырлата башлаган идем, үземнең дә хәзер чәчләр агара башлады инде»,- дип көлдерә баянчы Шамил Низамиев. Бүген авыл җирлеге җитәкчесе булган төпле акыллы, эшлекле һәм булдыклы бу ир-егет заманында районның иң алдынгы комбайнчысы буларак та сәхнәдә күп тапкырлар балкыган иде бит.
Гомумән, искиткеч тырыш, өнле-мәгънәле, белемле һәм игелекле Низамиевлар, Сания һәм Мидхәт Закировлар, клуб эшчәнлегенә киңәше белән дә, эше белән дә гел ярдәм итәргә торган Рашидә Зыятдиновалар турында бик әйбәт фикер әйттеләр. Мәрхүмә Тәскирәнең абыйсы Фаил Ибраһимов зур тәвәккәллек күрсәтеп, бик четерекле олы, җаваплы эш башкарып, игелекле ярдәмчеләренә таянып, авыл тарихы турында китап бастырып чыгарган иде бит. Китапны тәкъдир итү кичәсендә авыл турында җыр язып халыкка таныту турында наказ әйтелгән иде.
Әлбәттә, гаҗәеп күркәм табигате, саф сулы чишмәләре, ихлас, тыйнак, тырыш кешеләре үзеннән-үзе җыр сорап тора бит. Шуңа күрә дә, Кенә турында бер генә түгел, хәтта инде биш (!) җыр язылган. Кичәдә музыкага гашыйк укытучы Нурзада Галимов, бу төбәк кешеләренә аеруча хөрмәт белән караган Арбаш егете Фидаил Хәйруллин, районның үзешчән композиторы Нәҗип Әминов (сүзләрен мин язган идем) җырлары яңгырады.
Очрашуның мәртәбәле кунагы булган күренекле шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин да матур «күчтәнәч» белән килгән. Авыл турында бик матур фикерләр әйтеп, үзенең җыр текстын укып күрсәтте. Клуб хезмәткәрләре Кадрия һәм Марат Галимуллиннар, эш вакыты башланды, тамашачы җыеп булмас дип куркып тормаганнар, алдан ук ныклы әзерлек чаралары күреп, дистәләгән үзешчәннәрне тартып, мәдәният елында әнә шундый берәгәйле булып истә калырлык тирән тәрбияви эчтәлекле чара оештыра алганнар.
Элек-электән мәдәният-сәнгатькә тормышның рухи бер яме итеп караган кенәлеләр, хезмәтне җыр-моң белән бизәп алып бара беләләр шул. Хәтта моңа клуб бинасының иске, кысан булуы да комачауламый. Тәскирә утырткан каеннар янәшәсендә яңа мәдәният йорты күтәрелеп килә...
Фото: http://gov.cap.ru/SiteMap.aspx?gov_id=72&id=1680265

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: