Хезмәт

Хәмитова Зилә «La Primavera» оркестры белән чыгыш ясады

Хәмитова Зилә Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырылган яшь музыкантларның «Йолдызлы киләчәк» республика программасында катнашып лауреат булды.

Реклама

Балтач сәнгать мәктәбе укучысы Зилә Хәмитова (җитәкчесе Гобәйдуллина А.Ф.) С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестрына кушылып гала-концертта чыгыш ясады.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: