Хезмәт

Китап саклап калды ятимлектән... ә китапны кемнәр саклады? (+фото)

17 май көнне район үзәк китапханәсендә узган әдәби чара “Китап бәйрәме” дип аталды.

Татарстан китап нәшриятенең 100 еллыгы уңаеннан бирегә мөхтәрәм кунаклар килде – шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, шагыйрь, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире Газинур Морат, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Наилә Зыятдинова бертөркем китап сөючеләр каршында чыгыш ясадылар, районда яшәп, иҗат итүче каләм ияләренең иҗатларын, фикерләрен ишеттеләр һәм соклануларын белдерделәр. Бирегә инде очрашуларга йөри -йөри остарган аудитория җыелган, алар сорауны да кабыргасы белән куя, фикерен дә өзеп әйтә.

– Бер хатирә истә калган, – дип сөйли танылган шагыйрь-язучы Гарифҗан Мөхәммәтшин. – Таркау чорлар иде ул. Райондашыбыз Харис Әшрәфҗанов Татарстан китап нәшрияты директоры чак. Юбилей уңаеннан котларга барырга туры килде. Нәшриятнең 70 еллыгы иде бугай, ялгышмасам. Биредә ил җитәкчелеге дә утыра. Шунда Гәрәй Рәхим чыгыш ясады, үзе белән кечкенә генә бер китап та алып чыккан иде. Аның бәясе 3 тиен торгандыр һәм шулай дип әйтте дә ул. Күпмедер вакыттан соң мин дә чыктым сәхнәгә. Харис абыйны лаеклы рәвештә мактадым да, әйттем, әгәр дә татар китабын базар системасына калдырсак, аның әһәмияте дә 3 тиенгә калачак, дидем. Бәлки бу сүз дә китап нәшриятен саклап калуга йогынты ясагандыр. Нәшрият гадәттән тыш авыр чорларда да сакланып калынды, монда райондашыбыз, инде мәрхүм булган Харис Әшрәфҗановның өлеше чиксез зур.

Реклама

Китап нәшриятендә дөнья күргән китапларны укымый калу мөмкин түгел. Чыннан да, алар зәвыкле, сыйфатлы, үзләренә җәлеп итүчән. Мөхтәрәм каләм ияләре Фәридә Шакирова белән Мәгъмүрә Хөрмәтуллина әйткәнчә, әле алар бик күп язмышларны саклап калачак. “Хәреф таный башлаганнан бирле китаптан аерылмадым. Кәрәчинне бетерәсең инде, ди иде әни кичләрен. Икмәкнең тәмен, тормышның рәхәтен тоярга нәкъ менә китап ярдәм итте. Шушы яшемә кадәр эшләп яшим икән, моның өчен мин Китапка бурычлы”, ди Фәридә апа. Мәгъмүрә апа да, бер елда өч газиз кешемне гүргә иңдергәчтен, шигырь язарга алындым, ди. Ике шагыйрәбез дә үзәккә үтәрлек шигырьләре белән юандырдылар. Кариледән Алмаз Әхмәтгалиев та үзгә шигырьләрен укыды. Егерме еллап китап язу өстендә эшләгән Ленура апа Сафина да студент елларында шигырьләргә тәнкыйть язуын тәфсилләп сөйләде. Җәмилә Сибәгатуллина гармунда уйнап үзе дә җырлады, тамашачыны да җырлатты. Фаварис Галиев татар китабын пропагандалау җитми, дип зарланып алды, һәрбер районда да китап кибетләре булдыруны хуп күрде.

Күңелләргә үтеп керерлек итеп районыбыз китапханәчеләре әзерләгән Китап бәйрәме ТАССРның 100 еллыгына хәзерлек уңаеннан да мәгънәле чара булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: