Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китәләр... Күңелләрдә сагыш, моң калдырып бөекләр китә (+фото)

15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Әлфия апа Авзалованың туган көне иде.

Җырчы исән чакта Татар филармониясе ел саен аның туган көн концертларын уздыруны традициягә керткән иде.

Күз алдында әле – ул кичтә Татар филармониясе купшы, матур итеп киенгән, Әлфиясен күреп һәм кабат ишетеп илһамланырга теләгән татар зыялылары, затлы татар апалары, агайлары белән тулы була иде. Әлфия апаның очынган, канатланган, мәзәк хатирәләрен яңарткан, яңа җырларын яңгыраткан көн иде ул.

Китәләр... Күңелләрдә сагыш, моң калдырып бөекләр китә. Әлфия апаның арабыздан киткәненә дә елдан артык вакыт узды... Ә җыр кала, хәтер кала. Җыр белән хәтер – мәңгелек!

Татар филармониясенең музей архивы гаять бай. Ул көннән-көн тулылана, җырчылар, музыкантлар, биючеләр, сүз осталары үз архивларында сакланган истәлек фотоларын алып килеп тапшыра торалар. Әлфия апа Авзалова истәлегенә тәкъдим ителгән бу фотолар арасында әлегәчә сез беркайда да күрмәгәннәре дә бар.

Чыганак: http://matbugat.ru

https://tatfil.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев