Хезмәт

Күршеләр рәхмәте

Күптән түгел «Айкай» җыр һәм бию удмурт дәүләт театры безнең районда гастрольләрдә булып китте. «Айкай» коллективы райондашларыбызны матур чыгышлары белән сөендерде.

Концерт барышында коллектив җитәкчесе Петр Данилов милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиевка һәм мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәләхетдиновага Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: