Хезмәт

Күршемә

Күршемә

Реклама

Күршеләр без, бары койма бүлә,
Бүлә алмый йөрәк арасын.
Безнең кебек дус һәм тату булып
Башкалар да яшәп карасын.

Мәрхәмәтле үзең, олы җанлы,
Үзең көләч, үзең сөйкемле.
Киңәшче дә, иптәш, якын дус та
Нәкъ кояшның үзе шикелле.

Авыр чакта терәк кенә түгел,
Киңәшкә дә, күршем, син кирәк.
Тибәр өчен генә түгел, кешеләргә
Ярдәм итәр өчен ул йөрәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: