Хезмәт

Кыргый (чын хикәя)

Ярата үзенең шушы кушаматын Һиндия. Кемнәрдер аны кимсетеп әйтергә теләгән бу сүз, нишләптер, җанына, рухына якын.

Алай гына түгел, кыргый булуы белән горурлана да әле ул. Әллә инде үзенең эчке дөньясын тулысы белән ачып биргәнгә, әллә үзе өчен бик кыйммәт саналган яшәү кагыйдәләре турында кычкырып торганга шунда. Кем белә, бәлки тагын башка сәбәпләре дә бардыр. Болары турында үзенең уйланганы юк. Ярата, бетте- китте. Тикмәгә генә кушылган, урынсызга әйтелгән кушамат түгел бит, нигә җаны әрнесен ди… Кыргый булгач, кыргый инде, башкалар өчен гадәти генә булган әйберләрне дә кабул итә алмый бит.
Иң элек кызының бу кыргыйлыгын әтисе сизде. Сабый чактан бер генә ир-атка да якын килми иде Һиндия. Хәтта әтисенә дә. Югыйсә, әтисе бик тә бала җанлы, уен-көлкеле кеше иде. Беркайчан юкка-барга ачуланмас, тавышын күтәрмәс. Дүрт кызының ник берсенә исеме белән дәшсен: һәркайсына кызым дия иде. Эчкәч холыксызланып та куркытмады үзен. Салгаларга яратса да, өйдә тавыш күтәрә торган гадәте булмады. Тик ни аек чакта, ни исерек килеш кыз әтисе янына якын да килмәде.
- Бер генә яратыйм инде, кызым, бер генә кочаклыйм инде, - дип әтисе күпме генә өзгәләнсә дә, Һиндия беркайчан аның кочагына атылмады, «юк »тан башканы әйтмәде. Ә бит аннан өч кенә яшькә олы апасы әтисен шулкадәр ярата, ул кайтып керсә, яныннан китми, көне буе әтисе янәшәсендә булыр өчен әллә ниләр бирер иде. Юк, апасын да көнләмәде кыз. Әтисе алып биргән бүләкләрнең дә тәэсире булмады. Өйләренә кергән чит ир-ат түгел, иң якын ир туганнары да кызны сөйләштерә, ярата, бер генә булса да кочаклый алмады.
- Кайсыгызга охшап шушы кадәр кыргый соң бу? - диде, кызның үз-үзен тотышына исе киткән җизнәсе, кунакка килгәч. Беренче мәртәбә биш яшьтә ишеткән бу сүз аңа гомерлеккә «ябышып» калды.
Төпчек иде Һиндия. Әтиләре яшьли дөнья куеп, өйдә ир-ат заты калмагач, кызның кыргыйлыгы тагын да артты гына. Мәктәптә укыганда да сыйныфташ малайларыннан читтәрәк булырга тырышты. Үсә төшеп, борыннарына «кызлар исе» керә башлагач, үзләренекеләр һәм югарырак сыйныф малайлары шактый талкыды кызның җанын. Кап-кара чәчле, түгәрәк йөзле, карлыгандай тәгәрәп торган зур коңгырт күзле, нәни гәүдәле бу кызга күпләр битараф түгел иде шул. Мәхәббәт хаты язучылар да, үзе күрмәгәндә фотога төшерүчеләр дә, кача-поса рәсемен ясаучылар да, укытучылар күрмәгәндә кочаклап калырга тырышучылар да булды. Бигрәк тә соңгылары үзәгенә үтте кызның . Ул аларны үсмер чак шаяруы гына дип кабул итә алмый, һәркайсын авыр кичерә, гарьләнеп елый иде. Ярый әле, тора- бара кызның кыргыйлыгы - үз-үзен һәрчак «кыса»да тотуы аларны да туйдырды, Һиндиягә бәйләнми башладылар. «Кыргый ич ул!» - яшүсмер егетләр суккан бу мөһер кызның беренче җиңүе иде.
Югары сыйныфларда укыганда да үзгәрмәде Һиндия.. Яшьтәшләре укытучылардан, әти-әниләреннән кача-поса кич чыкканда, җае туры килгән саен егетләр турында чыш-пыш килгәндә дә, аны боларның берсе дә кызыксындырмады. Әнисенә аны тыярга, фәлән сәгатькә кайтып җит дип кисәтергә туры килмәде. Аның үз законнары бар һәм ул аларны башка берәү катнашыннан башка да бик әйбәт үти иде. Озата кайткан, сүз башлаган бер генә егетне дә кабат янына якын килерлек итми иде ул. Гаҗәп, әмма хак: кыз үзен ир-егетләр якын килмәслек итеп, күзгә күренми торган пәрдә белән әйләндереп алган кебек иде. Кемнәрдер моны бик начар дип уйласа да, кыз үзе зарарын күрмәде. Бик күп бозык кешеләрдән, бозык гамәлләрдән һәм ялгышлардан саклап калды Һиндияне бу кыргыйлык.
Югары белем алып кайтып, район үзәгендә эшли башлагач та, кызның бу холкын белмәгән егет-җилән, ир-ат заты кармак салып карады кыз күңеленә. Тик берсе дә Һиндия йөрәгендә ышаныч уята, мәхәббәт уты дөрләтә алмады. Аның үзен шушылай тотуы кайберәүләрне хәтта чыгырдан чыгара иде.
- Безнең янда гына кыл кунмагандай кыланасың син, - дип тә «уятырга» тырышып карадылар кызны. Хатын-кыз арасындагы авторитетларыннан, биләгән дәрәҗәле кәнәфиләреннән файдаланып калырга тырышучылар да булмады түгел. Тик һәммәсе файдасыз. Алар читләтеп кенә уй-ниятләрен сиздергән арада кызның күзләрендә инде җылытып-җебетеп булмаслык салкынлык, алай гына да түгел, бер карауда үтерерлек нәфрәт- усаллык пәйда була, - бу «кыя»ның алгысыз икәнлеген аңлаган ир-ат ихтыярсыз кала, чигенергә мәҗбүр була. Ниндидер саксыз адым түгел, бер «тозсыз» сүз дә кызда шушындый реакция тудыра иде.
Тора-бара «кыргый» кызны азгын ирләр дә тынычлыкта калдырды. Ул барында сүзләрен чамалап сөйләргә, үз-үзләрен ңормада тотарга тырыштылар. Бу гамәлләре белән алар үзләре дә сизмәстән, кыргый дип кимсетергә теләгән кызга үзгә мөнәсәбәт, хөрмәт һәм ихтирамнарын белгертә иде. Аңлый, бик аңлый моның ни икәнен Һиндия. Әлеге азгын ирләрнең үзе турында бер-берсенә «кыргый» дип сөйләве бик ошый аңа. Башкача булса да, шул ук ирләр бөтенесен бер-берсенә көлеп сөйләячәк иде бит дип уйлый һәм шуннан әйтеп бетергесез рәхәтлек-көч ала.
Еллар үтә торды. Кыргый Һиндия дә утыз чиген үтте. Аның инде «утырып» каласына беркем шикләнмәде. Бармак очы белән кагылучы ир-атка әйләндереп «сдача» кайтарырга сәләтле яки күз карашы, бер сүзе белән үтерергә әзер бу кыз янына курыкмый кем килсен? «Ялгыш» кына орынучылар да башкача аңа кул уйнатырга базмый иде бит.
Ә ул кияүгә чыкты, үзенә тиң ярын тапты. Бу үзенә бер сенсация иде. Тик кыргый кыргый инде, нишләтәсең, туенда да никахлашкан ире белән үбештерә алмый тилмерделәр үзен.
- Нәселгә тап төшерәсең, - дип кычкырды ире ягыннан бер туганы, яшь киленнең беренче көннән иренә буйсынмый, каткан агач кебек утыруына.
- Безне хөрмәт итмисең, - дип үпкәләде, туйга маҗара эзләп килгән дуслары.
Аның холкын белгән үз туганнары гына тыныч иде, алар «әче»дип кычкырып газапланмады да, чөнки «әчемәсен» беләләр иде. Беркемгә сырт бирмәгән кыргыйның үзен сайлавыннан болай да күкнең җиденче катына менгән ире дә, аны ризалатып булмасын аңлагач, кыбырсымады. Туй үбешүсез үтте.
Гаилә тормышы белән яши башлагач, балалар алып кайткач та, холкы шул ук калды Һиндиянең. Читләр өчен ул әле дә кагылгысыз, шул ук читлек, шул ук пәрдә… Сөйләр сүзләре дә элеккечә үк «ярый-ярамый»га бүленгән, сөйләшер сүзе булмаганга «итәк астына» керүчеләрне дә, урынлы-урынсыз шаяруларны да, тозлы-тозсыздан тәм табучыларны да элеккечә үк күрәлмый. Тәкъвалык дәрәҗәсенә җиткән бу холкы нигәдер үзенә бик килешә, кыргыйлык бизи иде үзен. Бәлки әле ул бөтенләй кыргый да түгелдер, башкалар үзләрен артык иркен тотканга гына шулай сәер күренәдер?..

Реклама

Фото: http://www.vip-kassir.ru/dikarka/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: