Хезмәт

Кырык бернең арбалы, унтугызның талантлы хатыннары

"Минем утыз яшьлек кызым сорый, әни, ат куна китү нәрсә соң ул, ди. Аңлаттым".

Быел Татарстанда театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Балтач районында да сәхнәләр гөрләп тора, театр сәнгатен сөючеләр, эштән кайтып, бераз бушауга мәдәният йортларына ашыга. Авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре арасында үзара бәйге дә оештырылган, кайсы сәнгать коллективы җиңүче, ел ахырында билгеле булачак.

Узган атнада сәхнәдә Балтач гимназиясе коллективы үзешчәннәре язучы Зәки Зәйнуллинның «41 нең арбалы хатыннары» дигән спектаклен сәхнәләштерде.

Зал тулы тамашачы спектакльнең башлануын зарыгып көтте. Сугыш чоры хатыннарыннан – Сәрвәр ролендә сәхнәгә чыккан инглиз теле укытучысы Лилия Әнвәрова тамашачыны, сугыш монологына ияртеп, вакыйгалар агышына алып кереп китте, һәм шул күңел кылларын кузгаткан халәт спектакль азагына кадәр дәвам итте. Аннан бер-бер артлы сәхнәгә сугыш елларының кыю, өзеп-өздереп сөйләшә торган хатыннары чыкты. Менә шул минуттан тамашачы өчен гасырлар алышынды, вакыт сугыш чорына кайтты да утырды. Кышкы буранлы көндә адашып, өенә килеп кергән ярлы - ябага, иләмсез-комсыз, әмма эшкә батыр, үзе белеп эшли торган Миңлебае (ярлы булса да исеменә “бае” өстәлгән; әлеге рольне җиренә җиткереп гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов башкарды) белән бер төндә танышып, кавышып калган Рәйхан (бу образ күңелдә бик озак сакланыр әле, чөнки рус теле укытучысы Гөлнар Мәхмүтова аны шул дәрәҗәдә оста башкарды, залдагылар әледән-әле алкышларга күмде үзен); ирләрнең күзен кызыктырып йөргән (колхоз рәисе Чалыш Һади да (география укытучысы Ирек Абдрахманов башкаруында) битараф түгел аңа), усаллыгы, әмма гаделлеге белән үзенә җәлеп итүчән Мөнәвәрә (педагог-оештыручы Равилә Шәрипова); сөйләр сүзе аз булуга карамастан, чаялыгы, бераз гына кыланчыклыгы белән гел дә алгы планга чыккан, һәм колхозга керергә өндәп йөрүче авыл советы секретарен үзенә караткан, заманында бай булып, җирләр тотып, иген игеп үз көнен-киләчәген кайгырткан әтисе Камәрнең (әлеге рольне гимназия укучысының әтисе – Рафис Идиятуллин башкарды) буй җиткән, чибәр кызы Зифа (рус теле укытучысы Гөлназ Галләметдинова башкаруындагы роль тамашачы күз алдыннан тиз генә җуелмас); яңа гына кавышкан парлар – ире Мәҗит белән зөфаф киченә хәзерлекләрен борчылып-оялып көткән Әсма (рольләрдә: математика укытучысы Альбина Нуриева белән физкультура укытучысы Дилүс Нуриев); бераз гына холыксыз, әмма балаларына гаять тә рәхимле ире Сәләхетдингә (физкультура укытучысы Марат Хәлимов) карата кайгыртучан, татар хатын-кызларына хас сабырлыкны, күндәмлекне бәян иткән Миңҗамал (директор урынбасары Миләүшә Мөэминова башкаруында) – кырык бернең курку белмәс хатын-кызлары, ирләребез ач ята дип, ашау төягән уфалла арбасын өстерәп тимер юл стансасына (станция) юл тоталар. Күпме әхлак, әдәп, тәрбия, татар гаиләсенең зәвыклелеге, итагатьлелеге, иман, бердәмлек, бер-береңне какмау, яклау чагылыш тапты бу әсәрдә. Бераз гына хәйләкәрлек тә бик урынлы кулланылды. Тамашачы ике сәгать вакыт аралыгында әби-бабаларыбызның тормышын күңеле аша кичерде, милләтебезнең гореф-гадәтләре белән яшәде, геройлар белән бергә яшертен генә сөйде дә, күз яшьләрен тыеп көйде дә, авырлыкларның барысына түзде дә.

...Зал белән сәхнә арасындагы күзгә күренмәс гармонияле мөнәсәбәт хозурында кырык бернең хатыннары – гимназиянең гүзәл затлары уфалла арбасын сөйри-сөйри, стансага килеп тә җитте. Тик... өлгерә генә алмадылар, хәрби эшелон кузгалып, алга ыргылды.

Ирләребезгә, дип балалар, карт-карчыклар һәм дә үз авызларыннан өзеп ризык тутырган төенчекләр вагоннарга очып кунаклады. Көтте бит хатыннар, күпме чакрымнар авыр арбаны тартып килеп, тиз-тиз генә матур күлмәкләрен киеп, бизәнеп-кизәнеп ирләре белән очрашуларын көтте, әмма, поезд гына көтмәде, төтененә күмелә-күмелә, сигналын акыртып-бакыртып алга ыргылды. Күз яшьләрен тыя алмаган тамашачыга сагышлы, әрнүле поезд тавышы тагын да ныграк йогынты ясады булса кирәк, пәрдә ябылгач та, зал тып-тын иде, тагын пәрдә ачылыр да, хатыннар ирләре белән очрашырлар-кочышырлар дип тә көттеләр ахырысы алар. Ләкин, сугыш сугыш инде, ул уйдырма түгел, ул чынбарлык, ни буласын, гомереңнең азагы ни булып бетәсен беркем дә белми йөргән чаклар. “Миңлебаемны да күрә алмадым бит... алып килгән ашауларны да биралмадым...” дип өзгәләнә әнә Рәйхан да...

Спектакль тәмам. Тамашачы үзешчәннәрне аягурә басып бик озак алкышлады. Әлеге алкышларны драма язучыга һәм дә сәхнәгә куючы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Хәкимҗановага карата да рәхмәт һәм хөрмәт билгесе дип кабул итәргә кирәк. Уйландырды да, моңландырды да, бүгенге тормыштан чыгып нәтиҗәләр ясарга да этәрде 41нең арбалы хатыннары. Укытучыларны махсус курсларда укытып кайтарганнар диярсең, һәрберсе үзләренә тапшырылган рольне күңел халәте аша зур осталык белән башкарып, тамашачының йөрәк түренә үткәрә алды. Намаз карчыгы Гайшә әби ролен башкарган рус теле укытучысы Венера Мостафинаның уйнавыннан тамашачы көлеп, үзенә күпме энергия алгандыр!? Әмма бу урында татарча аралашмаган мөгаллимәнең татар телендә оста иттереп уйный алуын, догалар өйрәнүен бәяләми мөмкин түгел. Заһит, Гобәй, Садрикамал рольләрен башкарган технология укытучысы Нияз Гатауллин, тормыш иминлеге нигезләренә төшендерүче Камил Җәләлов, педагог-психолог Әнисә Җәләлова шундый да килештереп уйнадылар, гомер буе шушы рольдә яшәгәннәр диярсең. Әнә шулай, эшли дә, ял да итә белә гимназия коллективы. Куш кына, барысын да җиренә җиткерәләр. Нәкъ менә шушы спектакль кебек: әйдә ярарга түгел, кеше күңелендә якты хисләр калдырырлык һәм гыйбрәт алырлык итеп.

Пәрдә артында

Ренат МӨХӘРЛӘМОВ, Балтач гимназиясе директоры:

– Әлеге спектакльне өйрәнүгә ике айлап вакыт узгандыр. Башта өзек-өзек, эпизодлап кабатладык, аннан соң берләштереп репетицияләр үткәрә башладык. Җиренә җиткереп уйныйсы, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп куясы килде. Төп эшебез белем һәм тәрбия бирү булса да, мәдәнияткә якынаеп яшәү кирәк дип уйлыйм.Чөнки нәкъ менә шушындый чаралар коллективны берләштерә, дуслаштыра һәм тагын да канатланып эшләргә этәрә.

Алсу ХӘКИМҖАНОВА, спектакльне сәхнәгә куючы:

–Укытучы халкы җаваплы халык, гимназия укытучылары бигрәк тә. Чөнки район үзәге булганлыктан, һәрвакыт игътибар үзәгендә бит без. Спектакльне озак сайладым, биш-алты кешелекне куясы килмәде, чөнки коллектив зур. Күп кеше катнашуының авырлыгы авыр, әмма кызыграк. Тавык чүпләп бетермәслек эш, баштан ашкан мәшәкать өстенә спектакль өйрәнү, сүз ятлау җиңел булмагандыр, ләкин сайлаган кешеләр берсе дә юк димәде. Ничек актерларны сайладым дигәндә, бу коллективта озак еллар эшләү нәтиҗәседер. Кемнең нигә сәләтле икәнен, кайсы рольгә батуын беләм кебек иде, һәм ялгышмаганмын да. Һәрбер үзешчән актер үзенең ролен шулхәтле яратты, шуңа күрә дә нәтиҗәсе булды дияр идем. Спектакльне дә чын күңелдән яраттык. Үткән гасырның бу чоры, якында гына кебек, ләкин онытыла язган инде. Безнең әбиләр, бабайлар бит бу. Алар да безнең кебек чибәр, тормыш сөючән, мәхәббәт тулы җанлы, уңган булганнар. Минем утыз яшьлек кызым сорый, әни, ат куна китү нәрсә соң ул, ди. Аңлаттым. Менә бит... Әле мондый сораулар күп кешедәдер. Аннан гаилә кадере, үзеңә тигән ярны саклый белү, ярату, сөю һәркемнеке үзенчәлекле икәнен аңларга, үз өлешеңне сакларга булыша. Белмим, мин үзем мең тапкыр куйсалар, мең тапкыр карар идем, караган саен яңалыклар ачыла. Коллективыма тырышлыклары, миңа ышанулары, ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерәм.

фотолар сайтта дөнья күрде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 ноябрь 2020 - 15:52
    Без имени
    Ат куна китү нәрсә соң ул, чыннан да?