Хезмәт

Көзге шатлык (хикәя)

Тамчы булсаң да, язын кил, шатлык... Ф.Яруллин.

- Куркам мин бу бәхеттән!.. - Күрше караватта ятучы хуҗабикәнең ярымпышылдап әйткән бу сүзләре кичке тынлыкка чумган өйдә шулкадәр каты ишетелде, йокымсырап яткан хатын чәчрәп китте.
- Торасың да шулай дисең, торасың да шулай дисең... Ташла әле шул өчле-тугызлы җөмләңне... Кеше ышанмастай сүзне хак булса да сөйләмә диләр. Вәйт, җүләр, бәхеттән кеше курка димени?! - Әмма ахирәтенең бу сүзләреннән чәч бөртеге дә селкенмәде Рәйсиләнең. Ул аларны ишетми дә иде. Төпсез уйларына чумган хәлендә теге юньсез җөмләнең теш арасыннан тагын чыгып китүен дә абайламый калган иде шул. Көнен дә шул җөмлә баш миендә, төнен дә. Бәхеттән кеше куркамыни ди барысы да. Ул да шулай уйлаган иде дә. Моннан күп еллар элек, бу сүзләрне беренче тапкыр ишеткәндә. Аңа әле егерме дә тулмаган чакта, ул яшәгән фатир хуҗасы - бик чибәр һәм кешелекле, шул ук вакытта бик булган да, әмма гаилә тормышы барып чыкмаган ханым авызыннан ишеткән бу сүзләрне утыз еллап вакыт үткәч үзе дә кабатлар, язмыш аны да шул Наилә апасы урынына куяр дип кемнәр уйлаган?
- Рәйсилә дим, Рәйсилә, әллә йокладыңдамы шул арада? Әле генә сөйләшеп ята идең бит. Саташтыңмыни соң, мин бит сине уендагысын кычкырып әйтте дип тиргәгән булам...
- Өне-төше бергә бугай, кызый... Мин инде бу арада гел төш күреп йөрим бугай...
Рәйсилә алдамый иде. Соңгы җөмләсен ул акылы белән аңлап, ихластан әйтте.
- Әйдә әле, тор, йокы качмас, кара яндырып бер чәй эчик. Хәзер утны яндырам да, чәйнекне үзем куям. Теге тиле-миле җөмләң белән барыбер төн йокымны качырдың инде, дару эчеп тә йоклый алмыйм инде хәзер. Әйдә-әйдә тор, сөйлә, нәрсәдән, нинди бәхеттән шуның кадәр куркасың син? Мин кайтканнан бирле генә дә ничәләп кабатлагансыңдыр... Болай булса, барысын эчеңә җыеп, йә тилерәсең, йә егылып үләсең син, кызый. Әй, тана колак дим, сиңа әйтәм... - Ике араны аерып торган тынлык бер мәлгә эреп юкка чыккандай булды. Зөлфирәнең тана колак дигәненнән, икесе дә сүз куешкандай, берьюлы көлеп җибәрделәр.
Зөлфирәнең биредә үз өендәге кебек йөрүе, кирәк чакта хуҗабикә белән боерулы тонда сөйләшүе читтән карап торган кешегә беркадәр әдәпсезрәк тоелыр иде дә. Тик алар шулай күнеккән. Гомер буе икесе бер җан булып яшәделәр. "Тана колак" та шул яшьлектә бер-берсенә таккан кушаматлары.
- Һай, кызый, үзәккә үттең шул тана колагың белән! Оныта, бизә алмый тилмердем бит шуны... Сүз саен куша башлаган идем инде... Сиңа гына түгел, бөтен кешегә әйтеп, кызык-кызганыч хәлләрдә күп калдым... Шулай да синең шул сүзең дә йөрәккә якын... Үзең кебек...
- Бер дә якын итеп тормыйсың әле. Кунакка кайтмаган булсам, эчеңдә нинди утлар янганын да белми үләсе булганмын бит. Кара-кара, сөйлә инде дип күпме ялынсам да, сөйләми... Миннән дә яшерен серең бармыни, кызый? - Зөлфирә, үпкәләгән рәвеш китереп, шалтыр-шолтыр чәйнеккә су тутырып, газга утырткан арада Рәйсиләгә әлләни күп гомер узган кебек тоелды. "Вакыт төшенчәсен дә югалтам, ахры", - дип үзе дә шаккатты ул.
-Уф, аллам, инде тагын үзенең уйларына кереп чумган безнең бу түти. Берни ишетми, берни күрми. Нишләдең соң син? Ниләр булды?
Җанының тулып ташкан мәле булмаса, бу турыда берәүгә дә, хәтта иң-иң якын дустына да сөйләмәс иде Рәйсилә. Йөрәк серен беркайчан башкаларга ачмады шул ул. Йөрәгенә бик тансык, бик кадерле кешесенә дә анда янган гомерлек утның ялкынын түгел, очкынын да күрсәтмәде. Әле һаман да икеләнә иде хатын. Сөйләргәме Зөлфирәгә, юкмы, киңәш сораргамы, әллә барысын да ничек бар шулай калдырыргамы?
Нигә соң куркам мин бу бәхеттән дигән сүзләрен ишеткән берсе нәрсәдән куркасың, нинди бәхет ул дип төпченә соң әле? Ул бит теге чакта Наилә апасының сәгать саен, минут саен "куркам..."ына каршы бер генә сорау да бирмәде. Кирәк булса, үзе сөйләр, әйтми икән, димәк, сәбәбе бар дип уйлады. Әнә бит, еллар үткәч булса да, Наилә апасы үзе барыбер сөйләде. Их, сөйләмәгән булсачы...
Унынчыны тәмамлагач, институтка бик җиңел генә укырга керде Рәйсилә. Керүен керде, тик ярты ел укуга, бик авыр хәлдә калды. Авылда ялгызы яшәүче әбисе авырый башлады. Баштарак күршеләре укуыңны гына укы, үзебез карыйбыз дисәләр дә, беренче курсны ничек кирәк алай тәмамлап, читтән торыпка күчәргә туры килде. Әбисенә уңайлы булса да, болай укуның бер кыен ягы ачылды: Казанда сессия вакытларында яшәү өчен генә тору урыны табарга кирәк иде. Туганнары булмаганга, танышларны барладылар һәм элекке авылдашлары Наилә апаларына әйтеп карарга булдылар. Менә шулай итеп, Рәйсилә елына ике тапкыр - кышын һәм җәен берәр айга якын аңарда яшәргә мәҗбүр булды.
Бик рәхәт кеше иде Наилә апасы. Яшь аермасы шактый булса да, ул Рәйсиләне иптәш кызына тиң күрде. Тормышында булган күңелле һәм күңелсез мәхәббәт маҗаралары дисеңме, эшендәге уңышлары, проблемалары дисеңме - берсе дә калмады. Аз гына буш вакытлары булса, рәхәтләнеп эч серләрен бүлешә иделәр. Әни назы күрми үскән Рәйсиләгә һай тансык иде бу сөйләшүләр.
Дүртенче курсның кышкы сессиясенә килгәч, Рәйсилә Наилә апасында ниндидер үзгәреш сизде. Юк, холык-фигылендә түгел. Йөзе дә шул ук, мөнәсәбәте дә. Тик нәрсәдер бүтән, нәрсәдер башкача иде бу ханымда. Көннәрдән бер көнне тып-тын гына телевизор карап утырган җирдән Наилә апасы ярымпышылдап: "Куркам мин бу бәхеттән!"- дип куйды. Кулындагы конспектлар дәфтәрен төшереп җибәрерлек итеп сискәнсә дә, дәшмәде Рәйсилә, болай гына, ялгыш кына әйткәндер дип юрады. Тик тора-бара бу җөмләне иртән дә, кичен дә, кухняда да, йокы бүлмәсендә дә ишетә башлады. Әмма кыз барыбер ишетмәгән кыяфәт чыгаруын дәвам итте, чөнки бу сүзләрне ишетелерлек итеп әйтсә дә, ул минутларда Наилә апасы күңеле белән әллә кайда йөри, шунлыктан аны бүлдерергә, нәрсәдер төпченергә ярамыйдыр дип уйлады. Юк, юк, Наилә апасындагы бу үзгәрешләргә карап кына алар арасындагы мөнәсәбәтләргә һич салкынлык кермәде. Икесе дә берни булмагандай тәмләп сөйләшәләр, юктан да кызык табып көлешәләр иде. Ә тагын ярты елдан, Рәйсилә сессиягә килгәндә инде Наилә апасы үзе кебек үк чибәр, сөйкемле Мөнир исемле ир белән, никахлашып, яши башлаган иде. Алар дөньядагы иң матур пар булып тоелды кызга. Ачык, ихлас бу абыйны беренче күрүдән үк ошатты, чөнки. Бөтен чәче ап-ак булып, бертигез чаларган Мөнир абыйсы тышкы яктан гына түгел, күңеле белән дә шундый ук якты кеше иде шул. Юл фаҗигасендә иң якын кешеләрен - әти-әнисен югалтып, биш яшендә тома ятим калган кыз күңеленә ачкычны тиз тапты ул. Бер ай эчендә күптәнге танышлар кебек якынайдылар. Әле Наилә апасы белән парлап әбисе янына кунакка да кайтты Мөнир абыйсы, хуҗалык эшләрендә булышып, тирә-күршеләрне шаккатырып китте. Аларның бер-берсенә бик тә пар килүенә Рәйсилә белән әбисе генә түгел, күреп сөйләшергә өлгергән авыл кешеләре дә сокланып калган иде.
Тик, кызганычка, бу мәхәббәт, һич уйламаганча, бик кыска гомерле булды. Ул соңгы курста укыганда инде алар аерылыштылар да. Йөрәк җәрәхәтләре бик тирән булса да, Наилә апасы аңа берни сиздермәде. Рәйсилә исә бик кызыксынса да, нидер сорарга җөрьәт итмәде. Еллар үткәч, кунакка кайткан Наилә апасы үзе ачты серне.
- Рәхмәт сиңа, Рәйсилә, яшь кенә булсаң да, теге чакта бик акыллы булганың, берни дә сорамаганың өчен. Беләсеңме, сорасаң да, берни әйтә, аңлата алмаган булыр идем, чөнки үзем дә берни аңламадым мин... Берни аңламыйча, берни сизенмичә, өстемә ишелеп төшкән бәхеттән курыктым... Бәлки сизенгәнмендер дә... Нәрсәгә икәнен белмәсәм дә, бик курыктым шул. Чөнки, беләсеңме, бөтенесе кирәгеннән артык әйбәт иде. Синең белән шулай булганы бармы? Синең шундый хәлдә калганың бармы? Бөтенесе түп-түгәрәк, бөтенесе син теләгәнчә, бөтенесе җаныңа якын... Ә тормышта алай була алмый. Киртекләре булырга, тоташып бетмәгән сызыклары булса да калырга тиеш аның. Без бит инде бала-чагалар түгел, беребез иллене, икенчебез алтмышны үткән ир белән хатын идек. Ә монда ике яшүсмер кебек, бер күрүдән гашыйк бул имеш. Чыны шулай. Бер мәҗлестә безне, ике ялгызакны махсус очраштырып, таныштырдылар да, без Мәҗнүн белән Ләйләгә әверелдек. Бер-беребезне, әйтерсең, гомер буе белгәнбез - шулкадәр тиз арада иң якын кешеләргә әверелдек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Без, ничектер, икебез нәкъ бер төсле идек - холыкларыбыз да, тирә-юньгә мөнәсәтебез дә... Хәтта язмышларыбыз да. Әллә шушы уртаклыклар, әллә яшьлегебезнең, гомеребезнең иң матур еллары заяга үтү сәбәпче булдымы, аның бергә булыйк дигәненә каршы килә алмадым. Никах укытып, бергә яши башладык. Тик, гомер буе ирекле булып яшәгәнгәме, һәрберебез үзе теләгәнчә яшәргә күнеккәнгәме, уртак тормыш безнең өчен бик тиз кызыксызга, өстәмә йөккә әйләнде. Ничек тиз гашыйк булган булсак, шулкадәр тиз суындык та без. Шагыйрь әйткәнчә, тамчы булсаң да, язын кил, шатлык, калма көзләргә, калма көзләргә икән. Һәр нәрсәнең үз вакыты була икән шул... Мәхәббәт тә гомер көзләрендә түгел, яшьлектә, син тамчысына да сөенердәй чакта килсен икән ул. Табигать законнарына каршы барып булмый. Һәр нәрсәнең үз вакыты... Тиктомалдан курыкмаганмын шул мин ул бәхеттән. Ул сүзләрне дә бит мин каяндыр ишетмәдем, ничек әйтә, кабатлый башлаганымны да хәтерләмим. Өстәгеләрдән сигнал булган ахры... Тик мин җүләр генә колак сала белмәгәнмен. Шуның аркасында төзәлгән йөрәк җөйләремне яңарттым. Яраладым. Менә шулай, Рәйсиләкәй...
Бу вакытта әле яңарак кына гаилә корган, тигез мәхәббәтнең җиденче катларында тирбәлгән Рәйсилә Наилә апасының ниләр әйткәнен дә аңлап бетермәде кебек. Бу сөйләшү дә күптән онытылган иде дә...
Мәхәббәт канатларында елдан артык тирбәлә алмады Рәйсилә. Җете кызыл тиз уңдымы, әллә икесе дә гаиләдә мөнәсәбәтләр шулай булырга тиештер дип килештеме - тормышлары башка меңнәрнеке кебек төссез төс алды. Балалар үстерделәр, дөнья көттеләр. Мәшәкатьләр тулы тормышына күнегеп, бер-берсенең янәшәдә барлыгына ияләшеп гомер иткәндә, Рәйсилә ялгыз калды. Бер яктан йөрәген иренең бик яшьли, суга төшкәндәй, юкка чыгуы, аягөсте берничә көн авырып йөреп, үлеп китүе кимерсә, икенче яктан балаларымны ничек үстерермен, кеше итәрмен дигән уй тынгы бирмәде. Түзде. Боларына да түзде Рәйсилә. Инде уллары икесе дә Казанда инженерлыкка укый. Сине ялгыз калдырып китмибез, читтән торып кына укыйбыз дисәләр дә, ризалашмады Рәйсилә. Әтисез икәнлекләрен сизмәсеннәр диде. Кеше балалары кебек укысыннар диде. Балаларын бер-бер артлы чыгарып җибәрү кыен булса да, санаулы көн хәзер үтә бит, исән кеше бер кайта дип, саный-саный атна азагын көтте. Ялгызлыкка да ияләште. Бу көзгә кадәр барысы да шулай иде дә...
Көзнең үтә дә сихри бер көне иде ул. Агачларның кайберләре сап-сары, кайсылары кызгылт-чуар. Яфракларның әле бер генә бөртеге дә ботактан аерылырга өлгермәгән. Чалт аяз кояшлы матур көн. Район үзәгеннән кайтырга машина көтеп басып торган Рәйсилә янына күзләргә рәхәт ял бирердәй зәп-зәңгәр төстәге бик матур машина килеп туктады. Алгы ишекне ачып: "Кая кайтасыз?"- дип сорарга авызын ачкан хатын, үзенә текәлгән шоферга карап, бер мәлгә тынсыз калды.
-Син?!- диделәр алар, бераздан икесе бер авыздан. Аннан соң Рәйсилә: "Нинди җилләр белән?"- дип өстәде.
-Утыр әйдә, миңа да шул якка.
Кайчандыр бер-берсенә мәхәббәт уты белән мөлдерәмә булган бу ике йөрәк, бу минутларда нишләргә икәнен дә оныткан иде шикелле. Сөенеп шашып тибәргәме, әллә сагыну-үкенеч белән үткән елларны жәлләп, бөтенләй тибүдән туктаргамы?.. Хисләрне җиде кат йозакка бикләргә күнеккән хуҗалары гына йөрәк икеләнүләрен гүя "ишетмәде". Гап-гади танышлар кебек юк-бар сөйләшеп, юлны үткәрделәр дә, таныш түгелләр кебек саубуллаштылар. Тик давыл алды тынлыгына охшаган бу очрашуның гадәти түгеллеген икесе дә аңларга өлгергән иде инде. Йөрәк белән генә түгел, акыл белән дә...
Беренче адымны Нәфыйк атлады. Шул кичне үк Рәйсиләгә килде ул. Килде дә, рөхсәт сорап тормастан, берсе дә онытылып кала күрмәсен дигәндәй, ашыга-кабалана, утыз еллап күңелендә йөртеп, инде ятлап бетергән сүзләрен-җөмләләрен уптым-илаһи Рәйсилә хозурына сипте.
-Мин сине гомерем буе яраттым, гомерем буе сагындым, гомерем буе көттем. Сиңа үпкәләп, үч итеп башкага өйләндем. Җавапсыз мәхәббәт бигрәк ачы иде шул. Сабырлыгым җитмәде. Ул чакта бер югалттым инде, башка югалтсам, күтәрә алмам, бергә булыйк. Мин сине эзләп кайттым... Беләм, син мине яратмыйсың. Теге чакта да яратмадың, хәзер дә... әллә нәрсәгә өметләнмим... Тик безнең яшьтә шашкын ярату мөһим түгел, бер-беребезне аңлап яши алырбыз дип уйлыйм...
Ә Рәйсилә бу сүзләрне ишетте дә, ишетмәде дә. Ул да эчтән генә үз сүзләрен - шулай ук утыз елга якын күңеле түрендә саклап йөрткән хисләрен аңлата иде. "Җүләр, шуны да аңламадыңмыни, мин дә бит сине ул чакта чын-чынлап яраттым. Әби сыймас, ялгыз калыр дип куркып кына хисләреңә җавап бирмәдем. Бигрәк кәттә кеше малае идең бит... Өйдәгеләрең риза булмас дип курыктым шул. Ник сиңа шул чакта күңелемне ачмадым икән дип гомерем буе үкендем азактан. Син бер гади авыл кызына өйләнеп, авылдан чыгып киткәннән бирле үкендем... "Киткәннән бирле" димәктән, карале, хатыны үлгәнгә кадәр алар авылга кайттымы икән? Һич хәтерли алмады Рәйсилә. Тормыш мәшәкатьләре шундый олы хисне дә күмеп киткән булган микәнни?
-Син мине тыңламыйсың да, ахры, син һаман шул ук, берни дә үзгәрмәгән...- Нәфыйкның йөрәк түреннән чыккан әрнүле бу җөмләсе аны кабат җиргә төшерде.
Бу кичне алар күп сөйләште. Юк, яшьлек, ярату-яратмау, үткәннәр турында берсе дә кабат авыз ачмады. Ни гаҗәптер, уртак сүзләр күп булып чыкты. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ул көнне дә, аннан соң да. Тик очрашулар ешая, аралар якыная барган саен Рәйсилә күңелендә тынгысызлык арта гына барды.
Юкса, нәкъ Наилә апасы әйткәнчә, Нәфыйкны янәшәдә күрү генә дә рәхәт хатынга. Барысы да түп-түгәрәк. Бер китеклек тә юк. Икесе бер сүзне үк башлыйлар хәтта. Болай да була икән! Тик юк. Инде балаларың гаилә корыр вакыт җиткәч, юк инде, булмаганны, нинди кабат тормышка чыгу ди? Балалары, кешеләр ни уйлар? Үзе дә сизмәстән, хатын тагын Наилә апасының сүзләрен кабатлый: "Тамчы булсаң да, язын кил, шатлык"...
Нәфыйкның: "Бергә булыйк", - дигәненә дә ул, аны шаккатырып: "Куркам мин бу бәхеттән, - дип җавап бирде. - Ә курку юньлегә түгел. Тамчы гына булса да, шатлык язын килергә тиеш"...
Берни аңламады ир. Бөтен тормышын үзгәртергә, икесен дә бәхетле итәргә, яшьлектә югалткан, гомере буе сагынып, өзгәләнеп яшәгән мәхәббәтенең янәшәсендә булырга дип кайткан, үзен аңлаячагына, кабул итәчәгенә бик-бик ышанган ир Аны аңламый. Нәкъ теге чактагы кебек. Ул, гаҗизләнеп, әрнүле карашын янәшәдәге каенлыкка күчерде. Карале, бер генә көн элек бар табигать сап-сары иде. Бүгенге давыл бөтен яфракларны берьюлы очыртып, туздырып бетергән. Агачлар шәп-шәрә. Юк икән ич, әнә, биектә-биектә, бер нәни генә яфрак, тырышып-тырышып, кәүсәдән аерылмаска дип бәргәләнә. Моны күреп, иңнәре бөрешеп калган иргә, әйтерсең, җан өрделәр, җилкәләре тураеп, адымы иркенәеп киткәндәй булды. Йөрәгендә сүнгән өмет тагын пыскып кабынды. Соңгы яфрак әле өзелмәгән, өзелмәгән...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: