Лилия ханым студентлар белән ниләр хакында сөйләшкән? (фото)
Мәхәббәт кайчан башлана? Нинди була икән мәхәббәт? Ә мәхәббәт бармы ул?
Мәхәббәт ялкынында һәр кешенең янып алганы бардыр. Ә нәрсә соң ул? Мәхәббәт — ул ниндидер абстракт нәрсә. Аны сүзләр белән тасвирлап булмый — аны бары тик тоярга гына мөмкин.
Мәхәббәт кайчан башлана? Нинди була икән мәхәббәт? Ә мәхәббәт бармы ул?
Әнә шундый уйланырлык сорауларны үз эченә алган диспутны, Норма авыл китапханәчесе Лилия Шәйхетдинова агросәнәгать көллияте тулай торагында торып укучы студентлар белән үткәрде.
Чара барышында төрле фикерләр әйтелде, күңелдә булган күп төрле сорауларга җавап алынды.
«Гомер юлында чын мәхәббәт газабын кичергән бер кеше дә бәхетсез була алмый. Гомереңдә бер тапкыр булса да ярату чынлап та бәхет бит ул!» ди Лилия ханым.
Бүгенге үсеп килүче яшь буын егет-кызларына да чын мәхәббәтләрен табып, тулы, нык, тигез гаилә булып яшәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев