Хезмәт

Җиһанны нурга күмеп

Мин аны беренче тапкыр Кәшифә Тумашеваның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичәдә күрдем. Күрдем дә гаҗәпләндем. Йөрәк түреннән ургылып чыккан моң, үзенчәлекле тавыш, аның өстенә сыздырып гармунда уйнавы. Нурҗиһан Ишморатовага бу сәләт кемнән күчкән, нинди остазларда белем алган дигән сораулар ничә айлар күңелемә тынгы бирмәде. «Балкыш» республика фестивалендә лауреат исеме алып...

Мин аны беренче тапкыр Кәшифә Тумашеваның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичәдә күрдем. Күрдем дә гаҗәпләндем. Йөрәк түреннән ургылып чыккан моң, үзенчәлекле тавыш, аның өстенә сыздырып гармунда уйнавы. Нурҗиһан Ишморатовага бу сәләт кемнән күчкән, нинди остазларда белем алган дигән сораулар ничә айлар күңелемә тынгы бирмәде. «Балкыш» республика фестивалендә лауреат исеме алып кайткач та Чепья якларына барып чыгарга җай булмады.

Күптән түгел Чепьяда яшәүче Бану Сәләхова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшыру мизгелендә, бик куанычлы көннәрдә Нурҗиһан апа белән очрашу насыйп булды. Баксаң, Нурҗихан ханым Бану апаның кызы икән. Бик күп сорауларыма җавапны шушы очрашуда таптым да инде. Нурҗиһанга сәләт әтисе Нургаян абыйдан күчкән икән.

- Безнең әтидә Рәшит Ваһапов тавышы иде. Өздереп җырлады, оста итеп гармунда уйнады, - диде Нурҗиһан.

- Димәк, беренче укытучыгыз әтиегез булган. Ә профессиональ белемне кайсы уку йортында алдыгыз. Остагыз кем булды?

Реклама

- Сеңлем, мин бит дипломлы баянчы да, җырчы да түгел. Һәвәскәр генә, - ди әңгәмәдәшем зур тыйнаклык белән.

Булмас, заманында Чаллы, Уфа, ә соңрак Теләче, хәзер инде Балтач, Чепья сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачыларны таң калдырган кеше музыкаль белемгә ия түгелме? Юк икән шул. Табигый сәләт иясе ул. Менә шушы сәләте аны кая гына барса, кайда гына яшәсә дә гомер буе озата килә. Тормышын яхшырту, өс-баш юнәтү максаты белән Чаллыга килгән Тархан авылы кызы КамАЗ төзелешендә җиң сызганып хезмәт куя.

Җыр-моңга гашыйк күңелгә нидер җитми. Нурҗиһан эштән буш вакытларында «Ләйсән» вокаль ансамбленә, соңрак татар халык хорына йөри. Күренекле баянчы Флера Хөрмәтова белән Уфага гастрольләргә дә еш бара. Соңрак Уфага күченеп, Башкортстан тамашачысын да үзенә әсир итә ул. Милләтпәрвәрлекнең иң көчле булган 1978нче елларда атаклы композитор Газиз Әлмөхәммәтов бәйгесендә башкортча җыр башкарып, лауреат исеменә лаек була. Гаҗәпләнмәслекме? Татар кызының Уфа сәхнәсендә башкортча җырлап җиңү яулавы! Бик гаҗәпләнерлек. Теләчегә сеңлесенә ярдәм итәм дип барган җирендә дә талант иясен тиз күреп алалар. Музыка мәктәбенә баян укытучысы итеп эшкә чакыралар. Биредә яшәгән елларында Теләче сәхнәсендә йолдыз булып балкый Балтач кызы. Еллар үтеп, лаеклы ялга чыкса да, бүген дә ул сәхнә түрендә. Шат күңелле, ярдәмчел, кешелекле Нурҗиһан Ишморатова бүген исә Чепья авылында гомер кичерә. Гел хәрәкәттә, иҗат уты белән янып яши. Кешенекеннән көнләшми, булганына шөкер итеп, риза булып яши белә. Уллары үз гаиләләре белән Уфада яшәсәләр дә, әниләре янына гел кайтып йөриләр, һәрчак ярдәм итеп яшиләр. Оныклар да әбиләрен хөрмәт итә. Җәйге каникулларын алар Чепьяда үткәрә.

Нурҗиһан Ишморатова белән әңгәмәбез вакытында гармунда уйнавын сорамый кала алмадым. Өйнең түрендәге гармунын кулга алып иң яраткан көйләрен сузды ул. Авыр хезмәттән тамырланган куллар, кытыршыланган бармакларның гармун төймәләрен басуына күзләр иярми. Йомшак елмаю кунган йөзе, канәгатьлек хисе белән янган күзләре исә бар бүлмәне яктылыкка күмә. Ә гармун моңыннан бар җиһан нурга төренә.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: