Хезмәт

Мәдәниятебез «йолдызлары»

28нче март көнне мәдәният үзәгендә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Мәдәният хезмәткәрләре көне дип зурлап, 2008нче елның 25нче мартыннан гына билгеләп үтелә башласа да, аның бит тарихы, шәхесләрнең исемнәре бик ерак елларга барып тоташа. 1930нчы елда безнең якларда культура-масса эшләрен алып бару өчен татар сәнгать бригадасы оештырыла. Бу бригада Арча, Саба, Кукмара, Түнтәр районнары авылларына хезмәт күрсәтә. 1940нчы елларда сәнгать өлкәсендә үсеш күзәтелсә, балтачлылар 1941нче елда Мәскәүдә узачак сәнгать декадасына баручылар исемлегенә кертелә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, якташлар Казаннан кире борылырга мәҗбүр булалар. Сугыш еллары... Күп кенә сәнгать осталары, үзешчәннәр сугышка китеп кайтмый да калалар. Ә тылда калганнары кайгы-хәсрәтне, өметне җырлар аша чагылдыралар. Ул елларда мәдәният хезмәткәрләре халыкка рухи азык бирүчеләр булып торалар.
Еллар уза, әкрен генә сугыш афәте дә артка чигенә. Сәнгать сөючеләрнең яңа буыны формалаша. 1946нчы елда районыбызның үзешчәннәре Казанда узган җыр-бию ансамбльләренең республика конкурсында катнашып, «Иң яхшы башкаручы коллектив» исеменә лаек була. Алар Мәскәүгә барып та район данын яклап кайталар. Шул чорларның күренекле шәхесләре дип Оркыя Ибраһимованы, Вера Минкинаны, Хаҗәр һәм Гариф Гафиятуллиннарны, Д.Гәрәеваны, Г.Закирҗанованы, М.Шакирҗанованы, Рауза Нәбиеваны, Фатыйма Шиһабиеваны, Зәкия Сафинаны, Суфия Хәйруллинаны, Венера Хәбибуллинаны, Габделбәр Гыйматдиновны, Галия Нәбиеваны, Әнвәр Гыйләҗеваларны әйтеп үтү урынлы булыр. Чыннан да, Балтач күгендә сәнгать йолдызлары сүнеп тормаган, киресенчә, гел яңалары кабынган. Алар арасында Ифрат Хисамов, Гыйльфан Шиһапов, Әнәс Сабиров, Мөбарәк Галиев кебек аеруча билгеле сәнгать йолдызлары бар. Ифрат ага Хисамов район мәдәният тормышына зур үзгәрешләр алып килгән беренче мәдәният белгече. Аның хезмәте белән зур күләмле профессиональ әзерлектә хор, халык уен кораллары оркестры, ансамбльләр оеша. Халык арасында сирәк яңгыраган уен коралы - гөсләчеләр ансамбле республикада бердәнбер була. Аннан соңгы елларда мәдәният бүлеген җитәкләгән Бәлкыйс апа Сираҗиеваның хезмәтләре дә тарих битләрендә аерым урын алып тора. Кулга-кул тотынышып эшләгән бертөркем хезмәткәрләрнең һәрберсе мактауга лаек. Ә 1976нчы еллар исә күтәрелеш, яңалыкка омтылу чоры булып кереп калган. Бу елда мәдәният йортына югары белемле хор җитәкчесе Нәҗип Әминов, музыкантлар Нуретдин Хәмидуллин, Наил Гарипов, биюче Нурия Зәкиевалар эшкә кайта. Халык җыр-бию ансамбле, халык уен кораллары оркестры, вокаль ансамбльләр, ветераннар клубы, түгәрәкләр оеша. Аларның һәрберсенә халык яратып йөри. Шушы хезмәтләр аша райондашларның мәдәниятле, гуманлы һәм алдынгы карашлы булуы күренә. Тарихи истәлекләрдә җитәкчеләр һәм белгечләр даирәсендә Мөдәррис Шәйхиев, Нурия Нәбиева, Радик Михайлов, Элиза Төхвәтуллина, Мөнирә Хәбибуллина, Гадения Зәкиева, Ленара Гариповаларның исемнәре дә мактаулы урында. Шулай ук авылларда эшләгән, мәдәният учакларын сүндерми саклауда, мәдәнияткә, сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияләүдә фидакарь хезмәт күрсәткән буын да яшьләргә мирас калдырырлык хәзинә туплаган, үрнәк булып торган. Ул ветераннарның бер өлеше бүген дә безнең арабызда булулары сөендерә. Гомерләренең күп елларын халыкка рухи азык бирүгә багышлап, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә дә лаек булучылар шактый булу сокланырлык күренеш бит. Алар хөрмәтенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Зәкиевның: «Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәте бернинди үлчәү берәмлекләре белән дә бәяләнми. Алар күзгә күренми торган эш башкаралар. Сәхнә хезмәткәре кешенең җанына, рухына тәэсир итә белүче көчкә ия. Шуңа күрә үз-үзләрен аямыйча эшләгәнгә алар «йолдыз» булып балкый алалар», дигән сүзләре дә хезмәткәрләргә олы бәя булды. Әлеге бәйрәмдә дә сәхнә түренә күтәрелгән сәнгатькәрләрнең хезмәтләре халык күз алдында. Шул уңайдан, авыллардагы мәдәният учакларын дөрләтеп эшләтүче хезмәткәрләрдән Диния Вәлиева (Чепья), Розалия Фатыйхова (Смәел), Ольга Кунаева (Урта Көшкәт), Галина Петрова (Кече Лызи), Таисия Маркова (Сизнер), Разыя Закирова (Куныр), Марат Гыйбадуллин (Балтач, тавыш операторы), Светлана Щербакова (Иске Көшкәт), Гөлнара Сабирова (Яңгул), Рүзилә Гарәпшина (Карадуган) бүләкләнеп уздылар. Ә Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры Айзат Шәйхелмәрданов ТР Мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгына лаек булды. 45 еллык тарихын билгеләүче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары арасыннан олы рәхмәт сүзләренә һәм махсус бүләкләргә лаек булганнары бар. Мәсәлән, Мөнирә Ситдыйкова, Людмила Шустова, Алсу Мөҗипова, Илнур Фәсхетдинов, Гүзәл Мөбарәкҗанова, Резида Рамазановалар мәдәният бүлегенең, ә Фәридә Гарәфетдинова ТР Мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. Әлеге хезмәткәрләргә музыкаль сәлам булып «Йолдызлык» фестивале лауреатлары Инсаф Мәрданов белән Ирек Фатыйховларның һәм җиңү яулаган бию коллективларының чыгышлары тәкъдим ителде.
Китапханәләр исә үзе бер тарих! Әнә, үз эшенең чын остасы булып танылган китапханәләр челтәре директоры Резида Зарипова РФ Мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгына, Салавыч авылы китапханәчесе Фәния Кәлимуллина ТР Мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгына ия булды. Шулай ук Лилия Шакирҗанова, Зилирә Садыйкова (Балтач), Зәлия Зыятдинова (Чепья), Роза Силютина (Кече Лызи), Миләүшә Мәннапова (Кили), Әнисә Хәкимова (Бөрбаш), Рафилә Һадиева (Арбор), Екатерина Салтыкова (Кече Лызи) мәдәният бүлегенең Мактау таныклыгы ияләре булды. Музейлар тармагында олы хезмәтләр башкаручылар да мактауларга күмелделәр. Шул көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче «Халыклар дуслыгы» музеен оештыручы һәм җитәкләүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан Галиев һәм озак еллар «Себер юлы тарихы, Муса Җәлил» музее директоры булып торган Бакый Зыятдинов хөрмәтенә дә олы алкышлар ирештерелде. Музейлар эшчәнлегендә нәтиҗәле өлеш керткәннәре өчен Сания Бариева ТР Мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгына, ә карадуганлылар Зөлфия Габдуллина белән Лилия Җәләлиева мәдәният бүлеге бүләкләренә лаек булдылар.
Иң зур дәрәҗәле котлауларны, мөгаен, кинематография өлкәсендә хезмәт куючы бертөркем коллектив кабул итеп алгандыр. Аларның республика күләмендә ирешкән уңышларын барлап, алдынгы урыннар яулавы өчен берьюлы берничә Мактау таныклыгына лаек булуларын игълан иттеләр. Хезмәткәрләргә мактау һәм рәхмәт сүзләре ирештерү, хезмәтен хөрмәт итү - чын күңелен биреп башкарган эш һәм күпьеллык фидакарь хезмәт өчен моннан да олы бүләк була аламы икән?! Районыбыз халкы өчен «йолдыз» булырлык дәрәҗәгә ирешкән сәнгатькәрләребез барында мәдәниятнең киләчәге юк диеп әйтеп булмый. Әнә бит, яңа бинада өметле яшьләр хезмәт куеп килә, алмашчылар үсә, мөгаллимнәр мәдәният һәм сәнгать дигән олы бер серле дөньяга карата балалар күңелендә мәхәббәт тәрбияли. Тарихы булганның гына бүгенгесе һәм киләчәге бар!
(Язма мәдәният хезмәткәре Р.Габдрахманова әзерләгән тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнде).

Реклама

Рәсемдә: республика күләмендә иң зур уңышларга ирешкән кинематография коллективы. Җитәкчесе Р. Михайлов (сулдан беренче).


Рәсемдә: (сулдан уңга) Шода, Дорга һәм Куныр авылларының мәдәният хезмәткәрләре Голнур Фазылҗанова, Голфирә Саттарова, Разыя Закирова, ирле-хатынлы Фирдания һәм Николай Алексеевлар, арткы рәттә Фәрхәт Рәшитов, Рәйхан Гыйләҗев.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: