Хезмәт

Мәңгелек яра яки кичер мине, Гөлсем! (+фоторепортаж)

Күптән түгел район мәдәният үзәгендә Нәҗип Әминовның "Мәңгелек яра" ("Кичер мине, Гөлсем") спектакленең премьерасы булды.

Сугыш чоры, тылдагы авыр хезмәт, югалтулар, ятимлек ачылары, әсирлекнең үзәкләргә үтеп, тормышның бөтенләй башка борылыш алуы, сагыну, гомер буе көтеп яшәү, ышаныч һәм олы мәхәббәтне үз эченә сыйдырган "Мәңгелек яра" повесте 1990 елларда ук языла. Һәм "Хезмәт" газетасында дөнья күрә.
... Сугышта кайтмый калган ирен гомер буе сагынып көткән, ялгызы булса да, ике улын чын кеше итеп үстерә алган Гөлсемгә беркөнне авылдашы Газинур хәбәр җиткерә. Янәсе, Хәбир исән. Себер якларына концерт белән баргач, аларда кунак булуын әйтә. Гөлсем ышанырга да, ышанмаска да белми. Бу хакта улы Ильяска әйтә һәм тәвәккәлләп оныгы Азат белән Себер якларына юл ала. Чыннан да, Хәбирнең Себердә икенче гаиләсе була. Алар очрашып сөйләшә, аңлаша, матур гына саубуллаша. Саубуллашкан чакта Гөлсем ирен туган якларга кайтып китүен үтенә. Кайта Хәбир , әмма аны Гөлсемнең кабере генә каршы ала. Соңгы тапкыр туган нигезе белән саубуллашырга кергән ир Гөлсемнең улларына язган соңгы хатына тап була. Себер якларыннан кайткач Гөлсем әтиләрнең исәнлеге хакында серне улларына чишмәгән була, оныгын да әйтмәскә күндерә. Әмма хатында балаларына соңгы әманәт итеп әтиләрен эзләп табып очрашуларын, аны гаепләмәүләрен үтенә.
Бер генә әсәр дә буш урында гына тумый. Тумышы белән күрше Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылы егете Нәҗип Әминов шул чор михнәтләрен үз җилкәсендә татыган авылдашларының язмышын үз әсәрләренең нигезе итеп ала.
- Авылдашыбыз Гөлсем апаның сугыштан катмый калган ирен эзләп Себергә кадәр баруы турында хәбәр таралган иде. Шушы тарих минем әсәрләремнең протатибы булып гәүдәләнеш алды. Себердәге хәлләрнең чынлыкта ничек булган, биредәге халык, аларның яшәеше белән якыннан танышу өчен әлеге урыннарда булып тарихи фактлар белән якыннан таныштым. Заманында үзем дә әсәр героем Газинур кебек кызыл эзтабар булган кеше мин, - ди автор.
Еллар үткәч геройларын сәхнәгә чыгарасы килү теләге белән әсәрне спектакль итеп үзгәртә. Күптән түгел район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче драмтүгәрәк артистлары катнашында әлеге спектакльнең премьерасы булды.
Җиңү көне уңаеннан тамашачыга тәкъдим ителәсе спектакльне берничә әсәр арасыннан сайлап алалар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева фатыйхасы белән "Мәңгелек яра" спектакленә тукталалар һәм оттырмыйлар. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Авторның сагыну, юксыну, ярату хисләренең шулкадәр оста тасвирлавы, артисларның рольләргә кереп уйнавы тамашачыны шул каһәр суккан елларга алып кайтты. Алып кайтып кына калмады, аларның хисен тәне-җаны аша уздырды. Спектакль хәтта ирләрне дә елатты. Сугыш афәте безнең буынга тимәсә дә, аның камчысыннан каһәрләнгән әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз кичергән михнәт-газапларның чагылышын күреп күңелләребез нечкәрде.
Әсәрдәге төп герой Гөлсемне уйнаган Яңгул урта мәктәбендә бию һәм театр түгәрәген җитәкләүче Сәлимә Габделхакованың талантына бу кичтә тагын бер кат соклансак, Гарифә ролен башкаручы Балтач урта мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхвәтуллинаның, төп рольдә Хәбирне уйнаган Балтач халык театрының алыштыргысыз артисты Камил Садыйковның артистлык осталыгы да көчле алкышларга күмелде. Елыйсы урында елатты, уйландырды алар. Нәҗип Әминов бу көнне тамашачы каршына автор буларак кына түгел, спектакльне сәхнә куючы режиссер һәм артист буларак та чыкты.
Ни өчендер аны төп рольдә күрергә теләгән идек. - Үзең язган һәм аны үзең сәхнәгә куйган спектакльдә уйнавы авыр. Ильясны уйнарга алынуым да ир-егетләргә кытлык булганнан гына. Кастинг үтүләре җиңел эш түгел. Артислар арасында да берничәсен алыштырырга туры килде. Тема да җиңелләрдән түгел. Шуңа да тамашачыны әлеге мохиткә алып кереп китәр өчен зур тырышлык таләп ителде, - ди Нәҗип Әминов. Күршеләр Миңзифа һәм Шәмсенур булып уйнаган бистәнең "Карлыгач" балалар бакчасы хезмәткәре Сәрия Закирова, әлеге коллективның лаеклы ялдагы ветераны Фәйрүзә Йосыпова, Гөлсемнең оныгы Азат - Ирек Җиһангиров, кызыл эзтабар Газинур - Раннур Әүхәдиевның осталыкларын тамашачы көчле алкышлар белән бәяләде.
Спектакльнең зур аншлаг белән үтүендә тәнәфес вакытында Нәҗип Әминовның әлеге әсәргә махсус атап язган үзе башкаруындагы җырларның яңгыравы булды. Чөнки тамашачы бер күренеш белән икенчесе арасында да спектакльдән аерылмады. Мәгънәле җырлар тыңлап, күренешләрнең ничек борылыш алуын көтте.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: