Хезмәт

Мин татарча сөйләшәм

Мин татарча сөйләшәм

Кол Галиләр заманыннан безгә
Мирас булып калган тел бит ул!
Боек Тукай, Сәйдәш, горур Җәлил
Иҗат иткән камил тел бит ул!

Татарстан - үз илем,
Татар телем - үз телем.
Бөре елгасы буенда
Матур өй - минем өем.

Өебез тулы татарлар,
Валлаһи, чын татарлар.
Бер тамчы да арттырмыйм,
Халкым дип, җан атарлар.

Каз бәбкәсе саклаганда
Эчәм саф Бөре суын.
Өебездә рәхәтләнеп
Тыңлыйм мин татар көен.

Әбием дә, әнием дә
Туган тел мөгаллимәсе.
«Ана» белән «Ватан» сүзе
Арада иң хөрмәтлесе.

Йә, әйтегез, ничек инде
Башка телдә эндәшим?
Чын татармын, шуңа күрә
Мин татарча сөйләшәм.

Реклама


Нияз Нуретдинов Бөрбаш урта мәктәбе

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: