Минем гомер бер аҗаган балкыш кына
(Робагыйлар)
Йөрәгемнең шыр буш чагы, кер булмаса,
Җылы сулышыңны җанга өр булмаса,
Синең йөрәгеңдә миңа урын бармы,
Җаныкаем, әйтче миңа сер булмаса.
* * *
Бакчамдагы тәүге шыткан гөлем сиңа,
Гөрләп килгән шаулы язлар телим сиңа,
Гөрләп килгән, шаулап килгән шул яздагы
Җылы ләйсән яңгыр булып килим сиңа!
* * *
Сине сөеп сүз әйталмый йөргәндә
Сөяме дип фал салдырдым чегәнгә.
Җавап бирде, язмыш дигән тулпар атның
Кай якка каравы бәйле йөгәнгә.
* * *
Тик йолдызлар гына безне күргән иде,
Сер сакларга безгә вәгъдә биргән иде,
Йолдызлар да серне саклый белми икән -
Безнең серне бөтен авыл белгән инде.
* * *
Ак хыяллар белән яндык баштарак,
Үтте гомер ыгы-зыгы, мәш карап,
Соңга калып аңлап алдык -
Яшәү дигәнең гомерлек маскарад...
* * *
Кылыч-мылтык тотмадым мин кулыма,
Каршы килмәдем кемнеңдер юлына,
Шул канунны онытмаска гомер буе
Васыять итеп калдырам улыма.
* * *
Үтеп булмый гомер юлын туры атлап,
Каршы чыга кайгы-хәсрәт атлап лап-лап,
Бормалана шунда гомер юлың, текәләнә,
Кайвакытта чыдый алмый сына чатнап.
* * *
Бу дөньяга килгәнмен мин ялгыш кына,
Шундый әмер биргән явыз язмыш кына,
Килгән кебек тыныч кына китәрмен дә -
Минем гомер бер аҗаган балкыш кына.
* * *
Изгедән дә изге нәрсә бар икән?
Изгелеккә юллар нигә тар икән?
Тау башлары аклык кына, дигән идем,
Ялгышканмын, шомлы салкын кар икән...
* * *
Җәйләр барганда язларга авышып
Сызландыра киткән кошлар тавышы -
Җансызларны җанлы итәр кебек хәтта
Алардагы иңрәп торган сагыш-моң...
* * *
Дөнья куам дип ашкынды бу надан,
Язмыш мине куган икән дөньядан,
Алданганмын аңлап алдым соңлап кына -
Яшәп булмый бу дөньяда яңадан.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 17:21Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико шулай дип белдерде.4700
-
26 февраль 2021 - 14:46Район үзәк китапханәсендә Зөлфирә Камалованы хөрмәтләделәр Зөлфирә Камалованың гомер бәйрәменнән фоторепортаж тәкъдим итәбез (66 фото).15501
-
26 февраль 2021 - 14:21АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактические учения на нефтеперекачивающей станции АО «Транснефть – Прикамье» совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России провело пожарно-тактическое учение (ПТУ) на нефтеперекачивающей станции (НПС) «Ковали» Казанского районного нефтепроводного управления (РНУ).5001
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар6000
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.9500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!111801
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.71800
-
24 февраль 2021 - 12:11Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.64001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика