Хезмәт

Мөнир Рахмаев мәҗлестә суккан да еккан

Артистлар катнашкан, алып барган мәҗлесләрдә төрле кешеләр очрый. Беркем өчен дә сер түгел: мондый чараларда исерек кешеләр шактый була. Шулай Мөниргә соңгы чыгышларының берсендә исерек кунак бәйләнә башлый.

Кич буе бу бәйләнүләрне түзеп йөргән җырчы, эш йодрыкларга барып җиткәч түзми - үзе дә берне суга. "Минем кулым авыр, теге егет бер сугудан егылды да куйды. Артист кеше көчсез, үзен яклый алмый дип уйлаучылар өчен бу бер сабак булыр" - дип сөйләде Мөнир. Әйтеп үтәргә кирәк, җырчы үзе эчми дә, тартмый да. Киләсе көнгә, сугыш чукмары Мөниргә шалтыратып гафу үтенгән. "Мин аңа ачу сакламыйм" - дип белдергән җырчы "TMTV" телеканалына, дип хәбәр итә Туйлар.ру.
Фото: vk.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: