Хезмәт

Мөселман кинофестивалендә кунаклар каршылау тантанасында

Соңгы елларда зур экранга мөселман кинолары чыга башлады. Кайчак тормышыбызда килеп туган төрле кыенлыкларны сабыр гына үтеп яшәргә өйрәнер өчен әнә шундый мәгьнәле кинолар карарга кирәк.

Уйланасың һәм өметләнеп яшәргә тырышасың. Ә инде кино геройларын якыннан күрүе үзе бер бәхет. Алар үтә тыйнак, нурлы бер йолдыз шикелле.

5 нче сентябрь көнне мөселман кинофестивале кысаларында Казанның Г.Камал театры бинасы каршында төрле илләрдән килгән иң оста режиссерларны, актёрларны, артистларны каршы алу тантанасы булды. Әлеге тантанада миңа да катнашу насыйп булды. Мәртәбәле кешеләр белән очрашып сөйләшү күңелдә якты эзләр калдырды.
Фотолар авторныкы.

Чулпан ГАБДЕЛГАНИЕВА,
Кариле авылы.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: