Хезмәт

Әнием

Безнең әни Хәйруллина Рәфисә Кадыйр кызы бик иртә вафат булды.

Без биш бала ятим калдык. Әле җитмәсә, әтинең әнисе Фәризә әби дә бу кайгыны күтәрә алмады, авырып китте. Әтиебез Әнәс белмим ничек бу җилкәсенә төшкән авырлыкка түзгәндер. Кечкенә энебез Мулланурга ул вакытта сигез яшь кенә иде әле. Әнине соңгы юлга алып чыгып киткәндә ул уенчыклар белән уйнап калды, белмим, сабый күңеле белән ул шулай иттереп бәлки үзенең күңелен дә юаткандыр.
Быел әнине югалтканга утыз җиде ел тулды. Әнидән аерылгач, берәм-берәм аның фоторәсемнәре дә юкка чыкты. Төрле җирләрдән, туганнардан эзләсәм дә, беркаян да таба алмадым аларны. Әнинең кабер ташында кайчандыр үзем ясаган рәсеме генә сакланып калган иде. Инде аптырагач, әнине күз алдына да китереп тә ясап карадым, үзенә ошаган сыман да килеп чыга иде. Сагындыра гына бит әни, их мин әйтәм, бер генә тапкыр күрсәң иде.
Бәхет миңа һич уйламаганда елмайды. Әнинең Үзбәкстаннан күчеп кайткан туганнары: Фәһимә, Мәсхүдә һәм Филсур абыйлар табып бирделәр әнинең якыннан төшерелгән фоторәсемен. Мин инде әниемне яңадан да күргән кебек булдым, нәкъ үзе бит! Шатлыгымның иге-чиге булмады. Бар бит ул, яхшы, игелекле кешеләр!
Мин үзем бөек шагыйребез Габдулла Тукайга гел рәхмәт укып яшим. Чөнки аның: «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы. Шунда тамсын күз яшемнең иң ачысы, иң татлысы»,
дигән шигыре нәкъ менә минем әниемә багышлап язган шикелле. Моннан да яхшырак итеп әйтеп була микән. Әйе, безнең әни бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле кеше иде. Ул мине дә ничә тапкыр үлемнән генә дә саклап калды. Авырганда бер дә янымнан китмәде, кайгырды. Аның кешелек сыйфатлары еллар үткән саен минем өчен ачыла гына бара. Әни бик матур иттереп җырлый иде. Кечкенә чагымда мәҗлесләрдә әнине җырлатсалар кычкырып җылый идем. Әнине шул вакытта ук беркемгә дә бирәсем, кем беләндер бүләсем килмәгәндер, ул бит бердәнбер иде.
- Әниеңнең җырлаганы Нормабаштан әллә кайларга ишетелеп тора иде, - дип әйтә иде әти. Нормабаш ул әнинең туган авылы. Ул урман эченә диярлек урнашкан. Бик-бик матур, серле авыл. Аның кешеләре дә бер төрле көйләп, моңлы итеп сөйләшәләр. Әни вафат булгач, тормышның кызыгы бетте, таралыштык, кайбер туганнар да читләште. Ул исән булса, тормыш бөтенләй бүтән эздән киткән булыр иде. Соңгы елларын әтигә дә Казанга китеп яшәргә туры килде. Ул үзе исән вакытта: - Балаларым, әгәр вафат булсам, зинһар өчен әниегез янына алып кайтып күмегез. Бернәрсәгә дә карамыйча мин аны бик яраттым. Сөякләрем туган авылым Чапшар туфрагында ятарга тиеш, - дип әйтә иде. Аллага шөкер, без әтинең васыятен җиренә җиткереп үтәдек. Исем китә, әнинең вафатына күп еллар үтсә дә, аның рухын мыскыл итәргә, хурларга теләүче «адәм актыклары» әле дә табышыт тора. Мин алардан курыкмыйм, ул «гайбәт оялары»на төкереп кенә китәм. Чөнки әниемне ничек яратканымны үзем генә беләм. Үзем исән чакта ул онытылмас, күңелдә генә булса да яшәр. Рәхмәт сиңа, бөтенесе өчен, әнием...
Рәсемдә: әнием Рәфисәгә 19 яшь. 1953 ел. Балтач авылы.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: