Хезмәт

Ник тудың бу дөньяга...татар булып (+фото)

Нигә татар булып тудың, Үз телең дә кирәкмәгәч...

Реклама

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин язган шигъри юллары, миләттәшләребезне, берләшеп, кыл өстендә торган Ана телен сакларга дәшә. Шөкер,Туган тел өчен көрәшкә баскан татарлар бар бүген арабызда. Шундыйларның тагын берсе - Раил Гатауллин. Ул, интернет челтәрендә, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелүче, Дөньякүләм әдәби марафонны оештырып башлап җибәрде һәм үзе үк аның җитәкчесе булып тора. Менә бу чара китапны кулга тотып укуны максат куйган. 
Элек татар китапларнын бик яратып укыганнар.Укыган кеше аны башкаларгада мактап укып карарга тәкъдим иткән.Кулдан кулга күчеп йөргән китап, әнә шулай кадерле булып сакланган. 
Мин үзем дә китаплар укырга яратам, әлеге марафон хакында интернетта күреп алгач, катнашып карарау теләгем туды. Дөресен әйтим, башта кагыйдәләрен аңлап бетермәдем. Шунлыктан, моңа кадәр проектта актив катнашып килгән Сәлимә Габделхаковага мөрәҗәгать иттем. Ул миңа бар тәртипләрен аңлатты. Шулай итеп, өч ай саен уздырылып килүче чараның берсенә кушылып киттем. Беренче тапкыр гына катнашуым булгач, бу минем өчен зур сынау үтү кебек иде. Бүлмә өстәлемдә торган төрле әдәби китапларны укып, әсәрнең өзекләрен сайлап үз чатымда урнаштырып бардым. Марафонның төп шартларыннан берсе - компьютерда татарча хәрефләр белән дөрес итеп язу да мөһим иде. Рус хәрефе белән язылса, сине марафон кабул итмәячәк.Туган телгә карата хөрмәтне арттыру исәбеннән, оештыручылар әнә шулай, катнашучыларны гел игътибар үзәгендә тотты. Марафончылар өчен махсус чатта булдырылды. Биредә, ерак шәһәрләрдә яшәүче татар кешеләре дә китап сөюче яңа дуслар табып, матур гына аралашты. 
Егерме бер көн дәвамында узган проектның иң соңгы нәтиҗәсенә тукталганда, барыбыз да дулкынлану хисе кичергәндер. Көтмәгәндә бу бәйрәмгә чакыру кәгазе алу минем өчен бәхет булды. Китап уку гына тугел, бу чарада олуг язучылар белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә каралган иде. 
Егерме беренче февраль Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу чарада шушы бәйрәм көненә туры китереп оештырылды. Монысы инде унынчы мәртәбә - юбилей. Мин килгәндә Пирамида бинасы бәйрәм рухында гөрләп тора иде. Меңгә якын җыелган кешеләр, китап сөюче дуслары белән күрешеп, язучылар белән истәлекле фотога төшеп кайныйлар, сатуга куелган китаплар арасында, яңа гына беренче саны дөнья күргән Дөньякүләм әдәби марафоның җурналында да бик теләп кызыксынып алдылар. Бәйрәм тантанасы сәхнәдә маур гына башланып китте. Раил Гатауллин үзенең ярдәмчеләре белән финалга чыгучыларны сәхнәгә чакырып котлап барды.Һәркемнең йөзе шат, китапка булган олы хис әле кешеләрдә югалмаган. Килгән кунаклар изге теләкләрен җиткерделәр, шул ук вакытта язучылар да үзләренең рәхмәт хисләрен белдереп, китапка карата тагында җылы карашны арттырдылар. “Берничә көннән Ватанны саклаучылар көне якынлашса, бүген егерме беренче февраль туган тел көне бәйрәме. Ватанны саклаган кебек, бергәләп туган телне саклыйк” дип үз теләкләрен җиткерде шагыйрь Разил Вәлиев. Исемлектә безнең Балтачтан катнашкан марафончыларның саны илле алты иде.Кайчандыр аның саны аз булган. Шеңшеңәр урта мәктәбеннән килгән укучыларның финалга үтеп диплом алулары бигрәк тә сокландырды.Ә инде шушы авылдан әйдаман марафончысы булып актив катнашып килгән Зөлфия Галиева махсус кубокка ия булды. Балтачлылар, шәһәр-районнардан әзгә генә калышып дүртенче урын яулап диплом алды. Безне котларга сәхнәгә танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова күтәрелде.Татарлар өчен җан атып торган бу ханым миңа үз китабын да бүләк итте. Бәйрәм тантанасы җылы котлаулар аша концерт программасы белән бик матур үрелеп барды. Күпкырлы олугъ шәхес Рабит Батулла китап укучыларына туган тел сүзнең иң беренче ана теле булуын аңлатып узды Һәм әдәби марафоның алга таба ана теле белән яктыртылуын теләде. Марафон кунакларны матур истәлекле мизгелләргә төреп озатты.Үзем дә бу чараны бик ошатып, күптән күрәсе килеп йөргән язучыларымны биредә очратып фотоларга төшеп, алар белән аралашып кайттым.Минем белән бергә барган, шушы әдәби марафонда беренче тапкыр катнашып дипломлы булган Раушания Нигъмәтуллина да бәйрәмнән матур хисләрдә калды. Депутат Римма Ратникова Дөньякүләм әдәби марафоны тагында баетып, аны һәрдаим югары дәрәҗәдә үткәрүне теләп, бу яктан проектка ярдәм итәчәген белдереп, изге теләкләрен җиткереп калды. Нинди генә югарылыкта үтсә дә, әдәби марафон интернетта меңләгән үз укучыларын тапты.Татар китапларын кулга алып укучылар әле алга табада булыр, миллионга да җитәр. Беренче апрельдә бу проект интернетта кабат башланып китәчәк. Китап - белем чишмәсе, диләр. Ана телебез югалмасын, татар китапларына ихтирам зур булсын.

Чулпан Габделганиева

Кариле авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: