Хезмәт

Балтач районы

Мәдәният

Нөнәгәр мәдәният йортында “Гаилә-гомер бишеге” кичәсе узды

Нөнәгәр мәдәният йортында 8 март бәйрәме көненә багышланган "Гаилә-гомер бишеге" кичәсе зур хәзерлек белән узды. Кичәне хәзерләүдә Нөнәгәр урта мәктәбе коллективы, гаилә әгъзалары зур тырышлык куйдылар.

Нөнәгәр авыл җирлегендә үрнәк алырдай гаиләләр күп. Һөнәрле, иҗади, дини, күп балалы, хезмәт сөючән, сәнгатькә гашыйк, тормышларын туган җир белән бәйләүче гаиләләрне барыбызга да үрнәк итеп куярлык. Кичәгә гаиләләрнең 3 һәм 4 буыннарына барып тоташкан туганнары җыйналды. Сәхнә түренә аларның һәрберсенең күтәрелүе, һәрберсенең чыгышы авыл халкында зур кызыксыну уятты. Өзелмәс җепләр белән уралган язмышлар аша алар төрле җирләрдә сибелеп яшәгән авылдашларының кан - кардәшләр икәнен күрделәр. Һәркайсының үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә кешеләр гомер итәргә, бәхетләрен табарга килгәннәр икән.
Туганлык җепләре аша авылыбызның күп гаиләләренә барып тоташкан Гайфетдиновлар гаиләсе көчле алкышлар астында сәхнә түренә күтәрелде. Алдынгы механизатор Гайфетдинов Заһир үзенең 3 баласы, кияү-киленнәре, оныклары белән авылдашлары арасында олы хөрмәткә ия. Хезмәт сөючән Заһир абыйга тормыш иптәше Рәйсә апа 10 балалы гаиләдән килгән. Гайфетдиновлар гаиләсен авылда белмәгән кешеләр юктыр. Бер гаиләдә әби-бабай, әти-әни, балалар - 3 буын вәкиле, үзара аңлашып, дус , тату булып яшиләр. Бу гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора. Заһир абый да, Рәйсә апа да бүген лаеклы ялга чыкканнар. Алар авылда Фәсхетдиновлар гаиләсе белән туганлык җепләрен өзмичә яшиләр. Күмәк көч тау күчерә диләр. Бергә булгач эшләре дә, тормышлары да гөрләп бара. Эштән бушаган арада алар бергәләп ял итәләр.
Шушы яктан безнең эзләр калсын,
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шул туфракта язсын яшәргә.
Бу шигырь юллары бөтен гомерләрен туган җир, туган туфрак белән бәйләгән, Нөнәгәр һәм Чутай авылларында тамырлары таралган Нургали бабай нәселе кешеләренә карата әйтелгән дисәк ялгыш булмас. Бу нәселдән 3 туган кешеләре туган җирдә яшәп, шунда бәхетләрен тапканнар. Сәхнәгә Нургалиевлар нәселеннән булган ир-кыз туганнар, аларның балалары һәм оныклары күтәрелде. Бүген бу нәсел кешеләре үзләренең тырыш хезмәтләре белән бергә халкыбызның милли йолаларын да хөрмәт итеп яшәүләрен халыкка җиткерә алдылар.
Сәхнәгә авылның иң хөрмәтле 2 ир-туган Закировлар гаиләләре күтәрелү һәркемдә соклану хисе уятты. Закиров Мансур үзенең тормыш иптәше Зөлфирә апа белән гомер буе терлекчелек тармагында эшли. Алар 4 ир һәм 1 кыз бала үстерәләр. Бүген бу балалар үз гаиләләре белән Нөнәгәр авылында яшиләр. Закиров Наил һәм тормыш иптәше Зөһрә апа да тормышларын туган авыллыры белән бәйлиләр. Зөһрә апаның әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, ә әнисе Җиһан апа Германиядә әсирлектә булган. Аларның гыйбрәтле язмышы залдагыларда гаҗәпләнү хисе тудырды. Наил абый белән Зөһрә апаның 2 улы һәм 2 кызы үз гаиләләре белән тамашачыларны матур чыгышлары белән таң калдырдылар. Закировлар нәселендә сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Аларның җыр-биюләре, сәхнәләштерелгән күренешләре һәркемдә соклану тудырды.
Авылда яшәүче Баһаветдиновлар нәселе шулай ук үзенчәлекле. Баһави абзыйның 11 баласының 4 се Бөек Ватан сугышына китә. Кәлимулла, Низами, Сәгыйть сугышта хәбәрсез югала, ә Дәмин генә яраланып туган авылына кайта. 2008 елда Дәмин кызы Зөлфия Сәгыйть абыйсының сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән "Кызыл Йолдыз", 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнарын гаиләгә кайтару бәхетенә ирешә. Бу бүләкләр бүген Гариповлар гаиләсендә саклана. Авылда Кәлимулла һәм Дәмин балалары нык тармаклы нәсел булып яшиләр. Хезмәт сөючән, иҗади кешеләрне берләштергән бу гаилә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын горур адымнар белән каршылый. Сәхнәдә алар авылдашларына шуны күрсәтә алдылар.
Борылып аккан Шушма һәм Кубыр елгалары буенда, бөдрә таллар, чәчәкле болыннар уртасында, сандугачлы язлары, мул уңышлы кырлары, салкын саф сулы чишмәләре, искиткеч тырыш, батыр йөрәкле, гаятъ гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән үзенчәлекле булган Чутай авылында яшәүче "Амулныкылар" нәселе кешеләре Бөек Ватан сугышында, тылдагы каһарманлыклары, соклангыч язмышлары белән һәркемгә гыйбрәт булырлык.
Советлар Союзы Герое Василий Галләм улы Булатов та шушы нәселдән. Шушы нәселгә барып тоташкан Гарифуллинар гаиләсе сәхнә түренә күтәрелә. Әтиләре Рафик 1949 елда Чутай авылында туган, шушында укып үзенә механизатор һөнәрен сайлап туган колхозында шофер, алдынгы комбайнер булып эшләгән. Татарстан Республикасының атказанган механизаторы исеменә лаек булу-аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әтиләренең эшен улы Әмир дәвам итә. Ул "Кызыл Юл" күмәк хуҗалыгында алдынгы тракторчы. Колхозда бүген күп еллар механизатор булып эшләүче Гарифуллин Фәнис, Гарифуллин Әнис турында әйтелә икән, алар да шушы нәселгә барып тоташа. Әниләре Дания да Чутай авылыннан. Авылда яшәп бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Мәктәп, балалар бакчасында нәтиҗәле эшләве һәркем өчен дә үрнәк була. Кызлары Әнисә һәм Илүсә әниләре һөнәрен дәвам итүчеләр. Дания апа Василий Булатов белән 4 буын туганнар. Авылда Герой белән бәйле 6 гаилә яши. Кичәдә шушы нәсел кешеләре музыкаль композиция аша Василий Булатовның батырлыгын күрсәтә алдылар.
Кичәдә залда утырган һәр буын кешеләре өчен һәр гаиләнең чыгышы үзенчәлекле һәм тәрбияви яктан әһәмиятле булды. Гаиләләрнең чыгышы Нөнәгәр урта мәктәбенең "Веснушки" бию төркеменең чыгышлары белән баетылды. "Синий платочек", "Зәк-Зәк", "Поварята", "День непослушания", "Помни имя свое" биюләре тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Залда утыручылар "Веснушки" бию төркеме җитәкчесе Шәмсетдинова Алсу Ренатовнага, гаиләләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250