Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нормабашлылар «кече авыл көне»нә чакыра

Нормабаш авылы халкы соңгы көннәрдә «мәш» килә, алар бергәләп «кече авыл көне»н үткәрергә хәзерләнәләр. Авылы кечкенә булса да, аннан чыккан кешеләр район буйлап сибелгән.

Оештыручылар авылдашларны барлау, күрше башка авылларда яшәүче туганнарны чакыру, кунак итүне максат итеп куйганнар. Инде әрәпәсе дә җыйналган, иганәчеләр дә табылган. Халыкның активлыгы шатландыра, җирлектә һәм читтә яшәүчеләр бәйрәм көнне битараф калмаслар, дип ышандыралар монда. Ә бәйрәм 28 июль көненә тәгаенләнгән, кичке сәгать 6да башланачак.

Республика артистлары кайтуы көтелә, төрле уеннарда җиңүче һәм катнашучыларга зур бүләкләр инде әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй