Хезмәт

Нәрсә укыйбыз һәм күпме?

Үзебезнең "Хезмәт" икенче урында. Киләсе ярты еллыкта әлеге басма беренче урынга күтәрелсен дигән теләктә калабыз. Сәбәбе дә бар - "Хезмәт" гәҗите бу юлы язылучылары арасында телевизор уйната

Әлеге сорау белән хат ташучыбыз Диләрә Габделхаковага мөрәҗәгать иттек. Җавапта авылыбызда кайсы гәҗит- журналны ничә кеше алдыруы билгеле. Үзебезнең "Хезмәт" икенче урында. Киләсе ярты еллыкта әлеге басма беренче урынга күтәрелсен дигән теләктә калабыз. Сәбәбе дә бар - "Хезмәт" гәҗите бу юлы язылучылары арасында телевизор уйната. Язылмаган булсагыз, ашыгыгыз!

Безнең авылга килүче басмалар исемлеге һәм саны:
Ирек мәйданы-47
Хезмәт-46
Татарстан яшьләре-6
Безнең гәҗит-7
Ватаным Татарстан-10
Сираҗи сүзе-10
Салават купере-9
Непоседа-7
Акчарлак-11
Безнен авыл гыйбрәте-6
Себерке-2
Кемгә сөйлим серләремне?-5
Иманлы гаилә-2
Сканвордлар-15
Ачык дәрес-3
Язмыш кочагы-3
Тәмлетамак-5
Ашыгыч ярдәм-7
Гаилә һәм мәктәп-2
Мәгариф-3
Идел-3
Казан утлары-3

Гәҗит-журналларга язылу башланды. Диләрәгә телефон аркылы алдан әйтеп куйсагыз, берегезне дә онытмый. Квитанциясен дә, гәҗитен дә вакытында китерә. Мәгълүматы өчен Диләрәгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, дип яза ШАТ-Көшкәтбаш.

Редакциядән: Безнең белән һәрчак элемтәдә булганыгыз өчен РӘХМӘТ сезгә көшкәтбашлылар!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: