Райондашыбыз Алсу Фазлыева концертлар куймый башлавының төп сәбәбен әйтте
Мин хәзер үземне балаларга багышладым һәм балалар белән шөгыльләнә башладым. Төп сәбәбе шул иде», — дигән Алсу.
Алсу Фазлыева белән Азат Фазлыев быел гастрольләргә чыкмады. Шушы көннәрдә Чаллыда узачак концертын да Азат «сольник» дип игълан итте. Алсу Фазлыевага нәрсә булган соң, әллә сәхнәдән бөтенләй китәме? Ни өчен ул хәзер концертлар белән йөрми? Җырчы халыктан килгән әнә шул сорауларга җавап биргән.
«Минем бүген сезнең сорауларыгызга җавап биреп, дөресен сөйлисем килә. Элек, гастрольләр белән йөргәндә, балаларга безнең игътибар аз иде. Әлбәттә, безнең няня бар, әни караша. Ләкин бу гына аз.
Аяз бию белән шөгыльләнә, аны, ярар инде, бию буенча партнерының әти-әнисе алып бара һәм алып кайталар. Ә менә уртанчы улыбыз Ильяс, мәктәптәге түгәрәкләрдән тыш, беркая да йөрмәде. Без аның да җитдирәк юнәлеш сайлап шөгыльләнүен теләдек.
Зифабыз, шулай ук, бакчадан тыш беркая йөри алмый. Шуңа күрә мин балаларның үскәннәрен күрми калам, бизнесыма да зыян килә дип, концертларга йөрми башладым.
Үзем өйдә булгач, Ильясны атнасына 4 тапкыр «Апуш» балалар театрына йөртәм. Ул анда вокал, бию, сәхнә теле осталыгына өйрәнә. Аңа анда бик ошый, теләп йөри. «Үскәч мин дә артист булам», — ди. Шулай ук ул мода мәктәбенә йөри. Сәхнәдә үзен тотарга, мода күрсәтергә өйрәнә, фотосессияләргә йөри. Төрле журналлар өчен төшә, балалар киемнәре рекламалый.
Мин хәзер үземне балаларга багышладым һәм балалар белән шөгыльләнә башладым. Мин өйдә торгач, балалар күзгә күренеп ачыла. Төп сәбәбе шул иде», — дигән Алсу.
фото: социаль челтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев