Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Раштуа әкияте», Гран-При һәм башкалар (+фото)

12 гыйнварда Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Раштуа әкияте» X Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

"Восторг" хореография коллективы ( җитәкчеләре Васинкин Э.Г. һәм Хәбибуллина Н.Ф.) Гран-Прига  лаек булды һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Виктория" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты XI Халыкара конкурс-фестивалендә бушлай катнашырга чакыру алды.

Шулай ук  "Восторг" коллективы  халык биюе белән I дәрәҗә лауреат исеменә дә лаек булды.

"Эстрада вокал. Соло” номинациясендә Әдилә Фәйзрахманова һәм Әдилә Әкбәрова (җитәкчесе Ф.Гарәфетдинова) –  I дәрәҗә, Диләрә  Габдрахманова һәм Илүзә Гайнетдинова (җитәкчесе Г. Әскәрова) II дәрәҗә лауреат булдылар.

"Театр сәнгате. Нәфис сүз" номинациясендә Адилә  Сибәгатуллина  һәм Дилә Сибәгатуллина (җитәкчесе Г.Йосыпова) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

"Инструменталь башкару. Халык инструментлары. Соло" номинациясендә  Раил Мәрдәнов (җитәкчесе Ф.Мостафин ) I дәрәҗә дипломант булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев