Хезмәт

Раяз Фасихов: “Янәшәмдә миңа ярдәм итә алырлык продюсер күренми”

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасиховтан ничә сум акча эшлисез дип сорагач, ул миңа җавап бирмәде.

Ә менә машиналары берничә икән. “Ничәү кирәк, шуның кадәр бар”, — диде ул миңа. Мактанырга теләмәде кебек. “Кеше котыртырга кирәкми. Беркайчан да нинди машинада йөрүем белән дә, кайда ял итүем белән дә уртаклашмыйм”, — диде. Чыннан да нәрсәгә кирәк ул? Раязның кредиты барлыгын белә алдым. “Кредитым бар, әлбәттә. Өй алганда, кредит алган идек”, — диде җырчы.

Шуны әйтә алам: Раязны күпләр текә кеше дип уйлый. Имеш, ул масайган. Безнең сөйләшүебезне дә бераз башкачарак күзаллаган идем. Ә әңгәмәбез шундый тыныч һәм салмак булды. Раяз минем белән әкренләп, бәйнә-бәйнә аңлатып, сөйләште. 

“Популяр булыр өчен, бизнесмен булырга кирәк”

— Раяз, сез популярмы?

Популярлыкның төрле дәрәҗәсе бар. Мин үземне популяр дип саныйм. Менә сез дә минем белән сөйләшергә килгәнсез. Популярлыгымның дәрәҗәсе гел тигез бара. Очынып та киткән чагым булмады, төшенкелеккә дә бирелмәдем.

— Популяр булыр өчен нәрсә кирәк?

— Популяр булыр өчен, бизнесмен булырга кирәк. Акчаны таба белү кирәк, соңыннан шул табылган акча белән дөрес эш итә белү сорала. Акча синең популярлыгыңны арттырырга тиеш.

— Иҗат юлыгызда үкенечле мизгелләр бармы?

— Булды, мәсәлән, “Bars-media”да контрактта булганда, аларның мөмкинлекләрен кулланып, үземнең төркемне туплап, концертлар куясы калган. Хәзерге акылым белән тугыз ел элек эш итсәм, бераз үзгәрешләр кертер идем. Күбрәк эшләр идем дип уйлыйм. Бүгенге белән чагыштырып, шуны әйтә алам: контрактта булганда, җырлау җиңелрәк иде. Син җырла гына, ә хәзер бит барысын да үземә эшләргә туры килә.

— Сез кирерәк кеше, әйме?

— Үҗәтлегем бар, бәлки кайвакыт ул кирелеккә дә әвереләдер. Ул беләсеңме нәрсәдә чагыла? Һәр бизнесмен берәр нәрсә җитештергәндә тамашачыга кирәкле әйберне сайлый. Әйтик, бәрәңге кирәк булганда, чөгендер сатмыйсың бит инде. Ә мин алай эшләмәдем. Тамашачыга бу кирәк, аларга бу ошый дип иҗат итмәдем, ә үземнең юлымны алып барырга тырыштым. Ә эшләүнең бу ысулы гел отышлы булмый.

— Тамашачыларыгызны менә-менә югалтам дигән чор булдымы?

— Үземнең образымнан читкә тайпылганда, булганнарын да югалтырмын кебек иде. Шулай да, Аллаһка шөкер, тыңлаучыларым бар. Тамашачылар булгач, иҗат итәсе килә. Кайвакыт иҗат юлымны дөрес башламаганмын дип уйлыйм, ләкин бераз вакыт үткәч мәхәббәт лирикасы кире үзенә тарта.

— Сезнең образыгыз нинди соң? Аны үзгәртергә теләмисезме?

— Минем образым мәхәббәт, лирика, романтика төшенчәләре белән бәйле. Шул ук вакытта төрле стильләрдә эшләп карарга яратам. Тагын бер кабатлап әйтәм: халыкка кирәк дип түгел, ничек күңелем тоя, шулай иҗат итәм. Бәлки, үзгәрешләр кертергә кирәктер дә. Ләкин әлегә янәшәмдә миңа ярдәм итә алырлык продюсер күренми. Әйдә менә болай эшлик әле дигән тәкъдимнәр юк.

“Эстрада шоу-бизнеска әйләнде”

— Җырчылар арасында көндәшлек бармы?

— Бар, билгеле, ләкин әлеге көндәшлек сәламәт. Минемчә, бу нормаль күренеш. Мәсәлән, мин елына 150-200 концерт куючы коллегаларыма ак көнләшү белән карыйм. Минем рәттән биш-алты концерт куйганым бар. Физик яктан ару сәбәпле, миңа коллегаларым кебек ел дәверендә концертлар кую авыр бирелә.

— Ни өчен “Барс-медиа” белән җиде ел эшләп, соңыннан хезмәттәшлек итүне дәвам итмәдегез?

— Мин аның, руслар әйтмешли, “перспектива”сын күрмәдем. 2014 елда контрактыбыз бетте. Шулай да без алар белән бүген дә хезмәттәшлек итәбез. Җырларымның күбесе авторлык хокуклары буенча аларныкы.

— Алар үзләренең бурычларын үтәделәрме?

— Үтәмәделәр дип әйтә алмыйм. Мин эшләгәндә, алар барысын да артист өчен эшләделәр: җыр алу, костюм тегү һәм башкалар. Миннән соң контракт төзүчеләрнең шартларын үтәмәвен, ягъни, мәсәлән, җырчыларның күп әйберләрне үзләре исәбенә эшләвен белдем, шуңа күрә хезмәттәшлек итүне дәвам итмәдем.

— Шоу-бизнес төшенчәсенә ничек карыйсыз?

— Эстрада шоу-бизнеска әйләнде. Әгәр дә акчаң бар икән, син йолдыз була алачаксың. Бу – бизнес. Бары тик бер генә әйберне аңларга кирәк: эстрада белән олуг сәнгать бер әйбер түгел. Сәнгать белән бизнесны янәшә куярга кирәкми дигәннәргә бу сүзләр. Бутарга кирәкми. Сәнгать белән шөгыльләнүче өлкәләр бар, алар аерым. Ә шоу-бизнеста бөтен кеше дә йолдыз була ала. Ротация өчен акчасын түли дә, популяр була. Бетте.

— “Үзгәреш җиле” проекты татар эстрадасына ничек тәэсир итә?

— Беренчедән, әлеге проектның исеме дөрес сайланмаган. Һәм ассызыклап әйтәм: безнең эстрадабыз “Үзгәреш җиле” проектына охшарга тиеш түгел. Әлеге проект джаз, поп-музыка белән сугарылган. Проектның эстрадага файдасын күрмәдем. Сыйфаты ягыннан бер сүзем юк. Әйе, тамаша сәнгатьнең бу стилен аңлый торган кешегә кирәкле булып тоеладыр. Ләкин татарда андый тамашачы күп түгел. Әлеге проектның максаты татар җырын илкүләмендә таныту булырга тиеш. Безнең татар джаз стилен аңламый, кызганыч. Америкага барырга планлаштыралар дип беләм. Чит илләрдә әлеге проект музыкасын аңларлар.

— Җырчылар берләшә алалармы?

— Нәрсәгә кирәк ул?! Текәләре текәләнеп утырачак, танылмаганнары бер сүз дәшә алмаячак.

Беләсеңме, бездә хәтта артистлар көне юк бит. Сакчылар көне бар, тагын кемнәрнеңдер көне бар. Ә менә җырчылар, артистлар көне юк.

“Үземне арзан җырчы дип әйтә алмыйм”

— Балачагыгызда сугышып үстегезме?

— Канга батып сугышкан чаклар булды. Рәхәтләнеп сугышып үстек. Шунда кан китсә, тиз генә чишмәгә барып юа идек. Кайткач, егылдым дип алдый идек. Әләкләшергә һич тә ярамый!

— Арча педагогия көллиятен мактыйлар. Сез аның турында ни диярсез?

— Мин Арча педагогия көллиятенә рәхмәтле. Безнең татар эстрадасының танылган шәхесләренең күбесе шунда укыды. Арчада алган белемем белән Казан университетын дәресләргә йөрмичә бетердем. Параларга йөрүнең бер кирәге юк иде, чөнки барысын да белә идем. Теорияне яттан сөйли идем дисәм дә, арттыру булмас.

— Сез кечкенәдән бирле җырлыйсызмы?

— Әйе, җырчы булырга кечкенәдән хыялландым. Арчада уку еллары тавышымның үзгәрү вакытына туры килде. Әгәр дә теория белән әйтсәк, “мутационный период” башланды. Арчада “Егетләр” төркемендә җырладым. Аны Айдар абый Фәйзрахмановның бертуган абыйсы Марсель абый җитәкли иде. Бүген инде ул безнең арада юк, урыны оҗмахта булсын. Марсель абый безгә тормыш тәрбиясен дә, музыкаль тәрбия дә бирде. Энесе Айдар абый белән таныштырды. Айдар абый исә миңа укырга киңәш итеп, Татарстан Республикасы  фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә эшкә чакырды.

— Нишләп эстраданы сайладыгыз?

— Балачактан эстрадага якын җырлар башкарганмын. Бәлки опера җырлый да алган булыр идем. Аның өчен алга таба укырга кирәк булган. Үземне опера җырчысы булып күзалламый идем. Халык җырларын, классик җырларны башкара алырдай җырчы дип әйтә алмыйм үземне. Шулай да минем өчен үрнәк булган Венера Ганиева, Хәйдәр Бигичев операда да, эстрада да уңышка ирешкән шәхесләр.

— Әйтик, мәсәлән, Филүс Каһиров никадәр матур җырласа да, топ-җырчылар рәтенә керә алмый. Бу хакта ни диярсез?

— Филүснең җырчы буларак миссиясе бик авыр. Ул татар халык җырларын, классиканы бер сандыктан алып, аларны халыкка җиткерүче җырчы. Аның кебек җырчылар, халык җыям дип, вак-төяк “кыштып-пыштыр” җырларга төшеп бетәләр икән, беттек дигән сүз. Кызганычка каршы, ул башкарган җырлар бүген актуаль түгел, шуңа күрә тагы да авыр. Һәр чорның – үз җырчысы. Яңа чыкканнар бер җыр чыгаралар да, шуның белән популяр булалар. Ә икенче җыры булырмы, юкмы. Филүс бүген кабатланмас җырчыларның берсе. Кадерен белергә кирәк!

— Бүген бөек җырчыларыбызның кадерләрен беләләрме?

Реклама

— Хәзер бер хәл турында сөйлим. Яз көне Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсенә бардым. Хурланып кайттым шуннан. Тамаша шуның хәтле тозсыз итеп эшләнгән. Хәйдәр абый үзе исән булса, чараны бер 20-30 минут карап, торып китәр иде. оештыручыларга бирелгән акчаны дөрес итеп бүлеп эшләргә кирәк булган. Хәйдәр абый татарның бөек җырчысы! Андыйлар бик сирәк була.

— Җырчыларга кайчан авыррак булган хәзерме, элекме?

— Акча ягыннан элек җырчыларга җиңелрәк булган. Мәсәлән, аларга билгеле бер хезмәт хакы түләнгән. Машинасы да булган, фатирын да биргәннәр. Элек җырчылар каян табыйм микән, гаиләне нәрсә белән ашатырга микән дип уйламаганнар. Алар тавышлары, җырлары турында уйлаган. Ә хәзер бөтенесе акчага әйләнеп кала. Җырчы булыр өчен дә акча кирәк. Әле бит гаиләне дә туендырасы бар.

— Җырчылар арасында билетлары сатылмаучылар бар. Һәр җырчы аларны үзе сата башлый…

— Берсендә ИлСаф Рөстәм Закировтан хәлләре турында, концертка әзерлеге турында сорагач, Рөстәм абый: “Билет сатып йөреп, концертның программасын уйларга да вакыт юк”, — дип. Җырчының администраторы булырга тиеш. Ләкин администраторлар да бөтен җырчы белән дә эшләргә әзер түгел. Аларга билетлары сатыла торган җырчы кирәк. Әгәр дә билетлар сатылмаса, администраторның үзенә дә эшләргә кирәк бит.

— Сездә “йолдыз чире” бармы?

— Арчада укыганда, “Арча егетләре” дигән ансамбль бар иде. Мин шунда җырлаганга миңа автомат куялар иде. Шул вакытны китте ул бездә: имеш, сез кем дә, без кем. Ансамбльбезнең җитәкчесе Марсель абый Фәтхрахманович берсендә яхшы гына үз урыныма утырткан иде… Шуннан бирле “йолдыз чире” миндә булмады. Шулай да төрле кешеләр бар, һәм, билгеле, барысын да үземә якын китермим. Кешене урына да утырта беләм, шул ук вакытта баш та ия беләм. Минемчә, татар эстрадасында “йолдыз чире” белән авырган җырчы юктыр ул. Безнекеләр генә шулай уйлый. Популяр шәхес буларак, син күбесеннән баш тартырга тиешсең. Әле танылгач, дуслар да кинәт күбәя.

— Сез кыйммәт җырчымы?

— Үземне арзан җырчы дип әйтә алмыйм. Күпләр бәясен сорагач, нишләп шуның кадәр дип гаҗәпләнәләр. Бәясен төшерүемне, хәлләренә керүемне сорыйлар. Уйлап кара: синең «Мерседес» машинасында йөрисең килә, ә синең акчаң «Лада»лык кына. Кыйммәт машинаны ала алмыйсың инде, гафу. Ә миңа, әйтик, ротацияләргә, тегесенә-монысына бер еллык пакет алу 1 миллионга төшә. Шуңа күрә, гафу итегез, мин бушка җырлап йөри алмыйм. Һәм соңыннан мин хайванга әйләнәм. Имеш, күп акча сорыйм.

“Ике тапкыр өйләндем”

— Люция сезнең икенче хатыныгыз бит?

— Әйе, мин ике тапкыр өйләндем. Люция исә минем соңгы хатыным, Амин.

— Беренче тапкыр ничә яшьтә өйләндегез? Хатыныгыз белән күпме тордыгыз?

— Егерме иде миңа. Дөресен әйтәм: мин аңа гашыйк булган идем. Без 1-2 ел яшәдек бугай. Яшьлек белән генә өйләнештек без. Яши торгач, бер-беребезгә туры килмәвебезне аңладык. Без бүген гомумән аралашмыйбыз.

— Икенче тапкыр кайчан өйләндегез?

— 2007 елда өйләнештек, миңа 24 иде. Люция белән ун елдан артык яшибез. Аллага шөкер, ике бала үстерәбез.

— Хатыныгызны бай, диләр…

— Әллә ни бай, димәс идем. Люциянең туганнары безгә яши башлаганда ярдәм иттеләр. Ләкин шул көннән соң аның туганнарыннан акча алганым юк. Акча ягыннан үз гаиләмне мин үзем тәэмин итәм.

— Хатыныгыз эшлиме?

— Юк, кызыбызны алып кайтканнан бирле ул өйдә утыра. Аны эшкә урнаштырырга да була, ләкин аның гел балалар белән булуы миңа ошый. Димәк, минем өйдә тынычлык.

— Сез эчәсезме?

— Салават абый Зәкиевичның сүзе бар: “Аракының чамасын белеп эчәргә кирәк. Бездә андый проблема юк”, — диде ул. Чамасын белеп эчүнең бернәрсәсе дә юк дип уйлыйм. Мин үземне фәрештә димим. Алкоголь куллана алам.

— Исерек килеш өйгә кайтып, тавыш күтәрәсезме?

— Юк, эчәм дә авам. Минем үземнең чамам бар һәм мин аны тоя беләм. Һәр эштә дә баланс булырга тиеш. Шул бер ноктага барып җитәм дә “аут”, сеңлем.

— Сезне хатын-кызлар ярата…

— Мин үземнең өйләнгәнемне беркайчан да яшермәдем һәм яшермим дә. Раяз Фасихов образына гашыйк бит алар. Сәхнәдәге Раяз белән өйдәге Раяз бер-берсеннән аерыла. Люция: “Алып китсәләр, бер-ике көннән бантик белән кире китереп бирәләр аны”, — дип  көлә инде. Өйдә мин бик төрле була алам. Хәтта кайвакыт үземне-үзем сөймәс дәрәҗәгә җитәм.

— Хатынга хыянәт итәргә ярыймы?

— Аның ярамаганын син дә беләсең бит. Ир-атның өйгә кайтырга теләве хатын-кыздан тора. Сыер да ашаган җиренә кайта, диләр бит. Әгәр дә өеңдә тыныч һәм рәхәт икән, нишләп кайтырга теләмисең, ди. Соңыннан хатының, сиңа ышанып, синнән бала тапкан, ә син аңа хыянәт итеп йөрисең… Аллам сакласын.

— Энегез Рәсим хатыны белән аерылышты. Аңа берәр киңәш бирдегез?

— Бик кызганыч, аерылдылар шул. Хатыны бик тә пар килгән кебек иде, ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый. Димәк, шулай язган, бер-берсенә туры килеп бетмәгәннәрдер. Аерылуда бер як кына гаепле булмый. Рәсимнең үз тормышы — аңа яшәргә бит. Безгә ошады дип кенә барыбер яши алмас иде. Гаилә буенча киңәшләр бирдем, тыңлаганмы, юкмы — әйтә алмыйм.

— Хатын-кызга кул күтәрергә ярыймы?

— Күп очракта барлыкка килгән хәл хатын-кыздан тора. Ир-атка ир-ат булу мөмкинлеге бирергә кирәк. Болай гына хатынына кул күтәргән ир-атны күргәнем юк. Яисә ул тиле ир-ат инде, яисә хатын-кыз үзе гаепле. Ир-атның кылларына тияргә ярамый.

— Ир-ат гаиләдә баш булырга тиешме?

— Үз гаиләмнән чыгып әйтәм, минем гаиләмдә мин баш. Хатын-кыз беркайчан да кешеләр янында ирен түбәнсетергә тиеш түгел. Ирләрен ахмакка чыгарып, үзләрен аннан күпкә өстен куючыларны аңламыйм.

— Сез җырчы буларак бер дә гауга чыгарырга яратмыйсыз. Ник?

— Нәрсәгә кирәк соң ул, акыллым?! Мин тыныч кеше. Менә берәр вәзгыять булып, шушы кешегә рәхәтләнеп берне тондырырга кирәк булса да, мин үземне тынычландырам да, тик басып торам. Минем өчен тынычлык – иң мөһиме. Балыкка чыгып китәргә мөмкинмен, шунда рәхәтләнеп тынычланам. Яратмый низагларны. Аларның бер кирәген күрмим.

— Сезне сүгәләрме?

— Сүгүчеләр бар, Аллаһка шөкер. Төпле фикер әйтүчеләрнең сүзләренә колак салам. Әгәр дә мине мактап кына торалар икән, мин шикләнә башлыйм. Ләкин үзләре бернәрсә дә белмичә, миңа акыл укыталар икән, аларны урыннарына утырта алам. Кайвакыт ниндидер берәр начар сүзгә күңелем төшә, чөнки якын алам. Һәрбер сүзне күңелгә якын алмаска өйрәнергә кирәк. Ә тәнкыйтькә килгәндә, мин аны кабул итә беләм. Әйтик, мәсәлән, син минем концертка килеп, мәкалә яздың. Дәлилләп, объектив фикер белдергәнсең. Тәнкыйте дә бар, ләкин мин аны бик яхшы кабул иттем. Тәнкыйть буш булырга тиеш түгел.

— Сезнең белән сөйләшкәннән соң шундый сорау бирәсем килә: сезнең эчке күңелегез һәм шоу-бизнес таләпләре бик туры килми кебек?

— Туры килми шул, зараза. Шуңа күрә миңа берәр яхшы продюсер кирәк. Ул үзенең эшен эшләп, шул шоу-бизнесында пычраныр иде, ә мин җырлар гына идем. Кирәкми миңа ниндидер астыртын эшләр. Имеш-мимешләрне чәйнәп, булмаганны булган дип язучы “Сары матбугаты” да читтә торсын. Кызганыч, халыкка гайбәт кызык. Миңа гына кагылмасыннар иде. Аның чоры шундый, нишләтәсең. Ә миңа бары тик тынычлык кирәк. Без кешелеклелек сыйфатлырыбызны, ихласлыгыбызны югалтмасак иде. Бар булганына мең шөкер итеп яши белергә кирәк. Аллаһка шөкер!

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Солтан Исхаков
https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/rayaz-fasikhov-yan-sh-md-mi-a-yard-m-it-alyrlyk-prodyuser-k-renmi/
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: