Хезмәт

Райондашлар иҗаты

Кариле кызы Алисә Зарипова үзенең хисле, мәгънәле шигырьләре, проза әсәрләре белән республика күләмендә танылган яшь иҗатчы.

Аның әсәрләре, шигырьләре газета-журналларда басылды. Иҗатына олпат язучылар, иҗат әһелләре саллы бәя бирде.  Бу тупланманы укып карагыз әле, болар барысы да урынлы икәненә ышанырсыз.

“Без әле бәхеткә сусаган”

* * *
Сораулы карашлар.
Мин исә елмаям.
Сөйләмим серемне,
Ай йөзә – соңламам.
Ашыгам, ашкынам.
Йөземдә таң аткан.
Йөрәгем кош сыман,
Читлегенме ваткан.
Ә күктә ай йөзә.
Ул тыныч, ул горур.
Мин ташкын…
Сүзләрем кыяда уелыр.

 
* * *
Кура җиләкләрен үзе җыйды әнкәй,
Кызларын шул көтә алмады,
Сәгать телләрендә җәй уртасы иде,
Кайтыгыз, дип, хатлар салмады…
Кызлар үсеп бер-бер артлы очты,
Шәһәр шавын алар үз итте.
Кура җиләкләрен коеп куаклардан,
Сиздермичә, әнкәй, көз җитте…
Син гел безне көттең, кураларың кипте,
Әллә синең йөрәк көйдерде,
Теләмәдек, әнкәй, тормыш әллә ничек,
Чит куаклар безгә сөйдерде…
Кураларны күрә идек төштә,
Күпме чакты безне кычыткан.
Синнән ерак киткәч, кураларың рәнҗеп,
Бәхет безгә юлын оныткан.
Көткәнсеңдер, әнкәй, озак көткәнсеңдер,
Кайттык менә без дә җыелып.
Кураларың кайда, дигәч, әнкәй,
Ник карыйсың безгә боегып?
Кышлар җиткән…
Ә без аны сизмәгәнбез икән,
Чит куаклар безне үз иткән.
Бәхет эзләп чит җирләрдә йөргәч,
Кураларың безгә үч иткән,
Ярый әле синең мәрхәмәтле йөрәк
Бар үчләрдән саклап яшәткән…

 
* * *
Сак кына өн ява җиһанга,
Керфекләр калтырап уяна…
Мең дә бер омтылыш-теләк бар –
Бәхетле булырга!..
Кемнәрдер тоймыйдыр бу соңгы өметне,
Керфекләр сизмичә яшь коя…
Бәхетне калтырап көтәргә язмасын!!!
Ашыкмачы төнем, ашыкма!..

 
* * *
Без әле яшәргә сусаган!
Тустаган-тустаган сөюдән
Илереп мәхәббәт эчәбез!..
Без әле бәхеткә сусаган!..
Бер тотам кот өчен
Мең ишек-киртәне узабыз…
Ни өчен ашыгып очабыз:
Җир өчен? Күк өчен?
Хакмы соң…

 
* * *
Юл буйлап хисләр чәчелгән…
Җыеп кына өлгер!
Кемнеңдер күз яше тамган…
Йөрәккәе сизгер.
Ташлар, йортлар, асфальт буйлап
Язмыш чаба…
Кемдер бәхет эзләгәндә
Сагыш таба…
Кемнәрнеңдер күңелендә
Тәүге сөю яши.
Тар урамны яңгыратып,
Трамвайлар кешни!..

 
* * *
Минме сине, синме мине
Алдадык та алдандык,
Сагындык та сарылдык,
Эзләмичә табыштык,
Аваз дәшми сөйләштек,
Күрешмичә сөештек!..
Киңәш-табыш бирештек!..
Әле һаман ышана алмыйм –
Интернетта таныштык!

 
* * *
Сине генә көткән кебек,
Тәрәз ачам кичләремдә…
Ә анда җил кайчак йомшак,
Ә кайчакта усал, уйнак.
Сине генә көткән кебек,
Мин бүген дә тәрәз ачтым…
Ә анда кыш – буран дулый,
Тагын кемдер тәрәз тырный…

 
* * *
Эзләреңне санаганга
Инде ничә кышлар үтте,
Йөрәгемнән эзләреңне
Башка берәү юып китте.
Тик нигәдер хәтер комын
Кулдан-кулга күчергәндә
Елмаюың искә төшә…
Бөртек, бөртек сүзләр төшә…

 
* * *
Хат. Сиңа.
Ап-ак битне ачтым да мин
Нокта куйдым.
Сине күреп, бер мизгелгә
Сүзсез калдым…
Әйе…
Сиңа диеп омтылганда,
Канатымны салып куеп ялгыз калдым.
Ә син мине күрмәдең дә бугай.
Зәңгәр күктә моңсу сайрый
Ялгыз тургай.

 
Экономика
(Акрошигырь)

Эшсезлектән, эш күплектән тилмерәбез,
Кайчакларда бер тиенгә сөенәбез,
ОАОлар төзеп яткан чакта,
Налог түләп бөлгенлеккә төшкәлибез…
Оныттырып рухи байлыкларны,
Мәхәббәтне, хисне, кешелекне,
Икътисадка чума адәм Адам* кебек,
Киләчәген төзи мескен, үзен күмеп…
Акча җыя, байлык туплый, дустын җуя,
Көтмәгәндә кинәт кенә үлеп куя.
*Адам Смитны күздә тотып.

Сөю хакы
(Акрошигырь)

Сөрмәле кичләрдә,
Өшетеп битләрең,
Юләрләрчә көтсәң син аны,
Хәяттан баш тартып
Ашкынса йөрәгең
Кыямәт утына…
Ышан син, барысы –
Сөюең хакына!

Алисә ЗАРИПОВА.

Фото: pixabay.com/ru

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: