Рэп — яшәү рәвешем
Хәзерге заманда яшьләр өчен бик күп уңайлыклар тудырылган. Бары тик үзеңне күрсәтә белергә генә кирәк. Әңгәмәдәшем Ленар Нәфыйков әнә шундыйлардан, үз тырышлыгы белән студия булдыручы һәм клиплар төшерүче сәләтле егет.
- Ленар, иҗат юлың кайчан башланды һәм сине моңа нәрсә этәрде?
- Элегрәк мин музыкаль өлкәнең ни икәнен белми дә идем. Мәрхүм әтиемнең гитарада бик шәп уйнаганын исемә төшердем дә, әниемнән гитара сорадым. Махсус түгәрәктә уйнарга өйрәндем. Тора-бара: «Нигә үз җырымны яздырмыйм соң әле мин», дигән фикер барлыкка килде. Рэп стилен сайладым. Абыем Алмаз Миргалимов янына бардым. Көен яздык. Шулай итеп «Балтач - Салавыч» исемле җырым чыкты. Районыбызда ул хитка әверелде. Тиктормас иҗат юлым әнә шулай башланды.
- Җыр сүзләрен үзең язасыңмы, әллә берәр ярдәмчең бармы?
- Күбесенчә үзем язам. Күңелемә һәм көйгә ятышлы шигырьләр булса, башка кешеләрнекен дә сайлыйм. Кайвакыт уйланып та куям: «Кайдан килгән соң миңа бу язу-сызу сәләте?» дип. Мөгаен, әлеге сәләтем Рамазан абыйдан (Фәрзиев) күчкәндер.
- Клип төшерү идеясе кайчан туды?
- Андый хыял күптән бар иде миндә. Әмма клипны «тоттың да төшердең»гә генә нигезләнеп эшләп булмый. Публикага охшарлык итеп төшерү кирәк. Беренче клибым - «Туган ягым - Балтач» иде. Аны күпләр охшатты. Әле яңа гына «Минем күрше - Җәмилә» исемле клибым чыкты. Ул да популярлык казанды. Тиздән тагын бер иҗат җимешем дөнья күрәчәк.
- «Яшен Records» хакында берничә сүз.
- «Яшен Records» - минем тавыш һәм көй яздыру студиям, иҗат «фабрикам». Абыемның студиясе эшен туктаткач, әнием ярдәме белән үз студиямне булдырдым. Кемнәр мөрәҗәгать итә - шулар белән эшлим.
- Киләчәктә үзеңне рэпер итеп күрәсеңме? Әллә бу мавыгу гына булып калырмы?
- «Алдан кычкырган күкенең башы ярыла», - ди халык. Әлегә төгәл җавап бирә алмыйм. Вакыт үзе күрсәтер.
- Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Ленар. Иҗат уңышлары сиңа.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 18:46Игътибар! Бәйге! Бәйрәм кысаларында мәктәп укучылары арасында "Кулланучылар хокукларын яклау һәм мин " дигән темага рәсем конкурсы игълан ителә.1900
-
1 март 2021 - 17:21Сала Кушкет гуртын улӥсь Перфилов Михаил Алексеевичлы 1 южтолэзе 90 арес тырмиз Бадӟым лыдпусэныз юбилярез ёросысь куноос ӟечкыланы вуизы, озьы ик Михаил Алексеевичлэн матысь ӵыжы-выжыосыз но люкаськизы.7401
-
1 март 2021 - 16:11Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.6801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26100
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24300
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".110802
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.57301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика