Республика күләмендә танылган «Туганай» керәшен фольклор ансамбле.
416
0
0

Субаш мәдәният йорты каршында оештырылган «Туганай» керәшен фольклор ансамбленең «Мәдәният елы» уңаеннан иҗади отчеты булды.
Ансамбльне 1992нче елда Илья Васильев оештырган иде. Бүген анда 20дән артык һәвәскәр чыгыш ясый. 29нчы октябрь көнне ТНВның «Каравай» тапшыруына да төшереп киттеләр.
Мәдәният йорты директоры Хәлил Фәизов җаны-тәне белән сәнгатькә бирелгән, белемле, бөтен уен коралларында да оста уйнаучы, җырчы, сәләтле оештыручы. Керәшеннәрнең борынгы моңлы уен коралы - гөсләне ясаучы останы эзләп табып, мәдәният йортына 2 гөслә ясатып алды.
15нче ноябрь көнне Субаш мәдәният йорты шау-гөр килеп торды. Зал шыгрым тулы. Һәр артистның чыгышын сокланып, көчле алкышлар белән дулкынланып тыңладык. Биючеләр коллективы керәшен, мари, татар биюләрен искитәрлек осталык белән башкардылар. Җырчылар да алардан калышмады.
Геннадий Ильин, Хәлил Фәизов, Клара Нәҗипова, Лариса Хөснетдинова чыгышларын халык алкышларга күмде. Уен коралы гөсләдә Хәлил Фәизов белән Геннадий Дмитриев борынгы көйләрне уйнадылар.
Авылның оста гармунчысы Геннадий Ильин гармунда көйләр сыздырды. Эш кораллары ансамбле халыкны бигрәк тә таң калдырды.
2 сәгатькә якын барган концерт сәхнәләштерелгән кичке уен белән тәмамланды. Концертны Ильвир Васильев белән Альберт Николаев бик зәвыклы, ялыктырмый торган итеп алып барды. Авыл халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
6 март 2021 - 21:41Баланың чәчен кайчан алырга? Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга кирәк икәнен беләсезме?14500
-
6 март 2021 - 20:11Кузьым кузёзэ шедьтӥз Кылем арын Быдӟым Вормонлэн 75 аръем юбилеезлы сӥзьыса ёрос газет сочинениосъя конкурс ялэм вал.8100
-
6 март 2021 - 18:41Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми? Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.13301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар12800
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.53100
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+