Республикада Тукай көннәре Балтачта башлана (+фоторепортаж)
Республикабызда Тукай көннәре бик хаклы рәвештә Балтач районыннан, шагыйрьнеӊ газиз әнкәсе җәсәде җир куйнына иӊдерелгән Поч Сосна авылыннан башлануы табигый вакыйгага әйләнде.
Танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән язучы-шагыйрьләр төркеме район башлыгы Рамил Нотфуллинда сөйләшү вакытында районыбызныӊ халкыныӊ тырышлыгы һәм үзнеӊ тарихын саклап, бөртекләп җыюда үзгә урында торуын билгеләп узды.
Поч Сосна авылы халкы ел саен Габдулла Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайныӊ каберенә тере чәчәкләр салып, аныӊ рухына, шушы зиратта соӊгы сыену урынын тапкан мөэмин-мөселманнарга дога кылуны, изге теләкләр теләүне көтеп ала. Балтач мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаевныӊ әниләр турында вәгазен һәркем - олысы да, кечесе дә йотлыгып тыӊлады, аналарыбыз хакын хаклыйбызмы икән, дип күпләр уйлангандыр. Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салынды, догалар укылды. Субаш төп урта мәктәбендә кунакларны танылган прозаик, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Марат Әмирхановныӊ «Казан утлары» журналында басылган Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлаган әсәрен сәхнәләштереп каршы алдылар. Соӊыннан мәӊгелек «Туган тел» җырын барлык зал бергә кушылып җырлады. Хәер, тагын бер моӊлы җыр яӊгырады Субашта. Шагыйрьләрнеӊ, язучыларныӊ сүзләрен җөпләп, нәтиҗә ясаган Данил Салихов якташыбыз Гарифҗан ага Мөхәммәтшинныӊ татарныӊ тагы бер гимнына әверелгән «Керик әле урманнарга» җырын сузды. Җырныӊ авторы исә үзенеӊ чыгышында, татар балсыныӊ нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегенә басым ясады. Белемле, югары мәдәниятле һәм әхлаклы, нык ихтыярлы, башка милләтләр белән үзен тиӊ күреп яшәүче егет һәм кызларыбыз меӊ еллык тарихлы булган татарныӊ данын тагы да гасырларга яӊгыратыр, дигән ышаныч белдерәм диде ул. Бу сүзләр заманында республикабызныӊ киӊ җәмәгатьчелегенә Балтач җиренә, Поч Сосна авылына, Габдулла Тукай әнисеӊ каберенә юл салган олы шәхестән киләсе буынга васыять булып яӊгырады.
Фоторепортажны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев