Хезмәт

Рифат Зариповның Оренбургта күңелен күргәннәр

Талантлы җырчы һәм юмор остасы Рифат Зарипов Россия төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри. Оренбург шәһәренә концертка килгән артистны оештыручылар бик үзенчәлекле каршы алганнар.

Рифатның концертын оештыру эшләрен алып баручы Ильнара Загидуллина башкарган. Кызлар артистны сәхнәдә театраль күренеш белән каршы алалар.

Рифат үзенең Инстаграм тасмасында оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Менә ничек кызык итеп каршы алдылар кызлар. Бик приятно булып китте. Бик зур рәхмәт сиңа, Ильнара», – дип язган артист.

Өстәвенә Рифат Зариповның концерты төп оештыручы кызның туган көненә дә туры килгән. Бу вакыйганың туган көненә туры килүенә чиксез бәхетле булуын искәртә алып баручы, дип яза Сәхнә.

 

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rifat_zaripov_official

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: