Хезмәт

«Әрәмәләр шавы» мәңгелек!

«Хөрмәтле авылдашым! Белмим, кем син? Яшьме, яисә өлкән кешеме? Нинди эш башкарасың? Дөньяга, вакыйгаларга карашың, кешеләргә мөнәсәбәтең нинди? Тарихың, авылың, нәселең белән кызыксынасыңмы? Үткәнеңне беләсеңме? Әмма бер хакыйкатьне исеңдә тот: без шушы җирлектән, шушы туфрактан. Без әлеге зур авылдан. Безнең нәсел тамырыбыз шушы авылга барып тоташа.

Син кулыңа ала торган бу тарихи чыганак энҗе бөртекләредәй тупланган материаллардан, вакыйгалардан тора. Аларда авылның йөзләрчә кешесенең үткәне, язмышы чагылган, бүгенге көне сурәтләнгән; киләчәген күзаллау өчен дә уйларга, фикерләргә җирлек бар.
Үз тарихыңны белмәү, яисә белергә теләмәү - бу рухи бәхетсезлек. Бәхетсезлек булмасын дип, бездә авыл хәтерендә сакланып та, еллар агышы белән тоныклана, юыла, югала барган вакыйгаларны, анда катнашкан кешеләрне барлау һәм язып авылдашлар хозурына чыгару уе туды,
- дигән сүзләр Яңгул авылы егете Наил Рәүф улы Гыйләҗевның авылдашларына эндәшүе, аларны күркәм гамәлләр белән яшәргә һәм бу яшәү рәвешен тарих итеп язып, киләчәккә мирас итеп калдырырга чакыру булып күңелдә уелып кала, уйландыра да! Һәм ул уйландырырга тиеш тә! Наил Гыйләҗев авторга: «Мәгъсүм абый, әйдәгез әле, Яңгул авылының тарихын языгыз әле», - дигән мөрәҗәгатен кабул иткән автор үзе дә уйлангандыр. Ул бу турыда: «... авылның зурлыгын, традицияләрен, милли, һөнәри йөзен, тарихи вакыйгаларын барлау, ачыклау... Алар бармы, сакланганмы һ.б. сораулар белән борчулы халәттә башланды китап өстендә эшләү» - дип яза. Аларны зур итеп күрсәтеп булырмы дип борчыла.
Өч елга сузылган китап өстендә эшләү чорында бу борчылулар уңышлы хәл ителгән дә шикелле. Китап - 438 битле, 72 бүлектән тора. Китапның исеме лирик төсмерләрдә, серле - «Әрәмәләр шавы». Нигә? Бу сорауга автор болайрак җавап бирә:
«Авылга Салавыч ягыннан кергәндә безне «Саклау» куаклары, тегермән таллыклары, Шушма әрәмәләре каршы ала. Тау асты урамы хуҗалыкларының Яңгул инеше ызаннарын өянкеләр каплаган. «Әптә», «Шәкерт» күперләре аша аккан Сарбай-Мөнеш инеше буйларында да шомлы, куе әрәмәлек... Әйтерсең лә, авыл әрәмәләр хозурында, чолганышта. Әрәмәләр - авыл төсмерләре алар, Яңгул табигатенә ямь бирүче җанлы табигать бизәге. Әрәмәләрнең җаны - бу аларның тавышы, сөйләшүе, моңы, аларның шавы.
Авыл кешеләренең тормышы да, вакыйгалар агышы да әрәмәләр шавына кушылып үрелеп барган һәм барачак.
Автор үзе дә лирик хисләргә бай. Бу хисләр байлыгы китап эчтәлегенә дә салынган. Бүлекләрнең исеме, эчтәлеге әдәби бизәкләр белән баетылып бирелә. Эчтәлеккә тәңгәл килүче шигъри куплетлар, җырлар, әйтемнәр, бәетләр, такмаклар, халык мәкальләре китапның эчтәлеген тагын да баета. «Авыл төсмерләре» бүлеге Әминә Касыймова туплаган күләмле мәгълүматларга таянып язылган. Авыл төсмерләрен күрә белгән, табигать матурлыкларын тоемлаучы, авылның һәвәскәр шагыйрьләре иҗаты да урын алган. Гөлфия Гарипова, Энҗе Закирова, Гөлназ Гарипова, Гөлшаһидә Фазлыева, Наил Сафиуллин, Мәдинә Нургалиева, Мәгъмүрә Нурмөхәммәтова, Марзия Кадыйрова иҗат иткән шигырьләр бирелгән. Авторның үз шигырьләре дә бар.
Яңгул авылы киңлекләрендә барган тарихи вакыйгаларны, китапның «Россия империясендә административ бүленешләр», «Яңгул - волость үзәге», «Себер юлы», «Авыл хәтерендә сакланган эзләр» һәм башка бүлекләрендә табып була.
Октябрь борылышыннан соңгы вакыйгалар «Еллар, вакыйгалар, кешеләр (1920-1930 еллар Арча кантоны чоры)» бүлегендә язылган.
Бөек Ватан сугышы тематикасына автор эзләнүләр аша иҗади якын килгән. Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинга аерым бүлек язылган (186-189 битләр). 180нән артык фронтовикның исемнәре, күбесенең фоторәсемнәре куелган, сугыш юллары, бүләкләре, сугыштан соңгы хезмәтләре күрсәтелгән.
Хатын-кызларга «Киселгән толымнар. Фронтовик кызлар» бүлеге багышланган. «Хәтер. 1941-1945» бүлегенә Яңгулның 298 улының исемнәре язылган.
Китапта урын алган өчпочмаклы солдат хатлары да авыр, сагышлы кичерешләр уята. Сугыш елларында авылдагы хезмәт, авырлыклар тасвирланган бүлек «Һәйкәлгә тиң» дип исемләнгән. Китап укучы, аларның титаник чыдамлыгына баш ияргә бурычлы.
Авылда төзелгән «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгы дигән бүлекләр Яңгулның хезмәт кешеләренә багышланган. Автор авыл кешеләренең яңа тормышка омтылышын, күмәк тормыш, мисаллар аша авырлыкларын да, уңышларын да, ялгышларын да күрсәтергә тырышкан. Колхозның исеменә карата авторның фикерләре, фәлсәфи карашы китапның «Күмәк хуҗалыкның исеме турында уйланулар» бүлегендә бирелгән. Алар үтә дә игътибарга лаеклы, чөнки тормышчан, үзгәрешләр, үзгәртүләр агымында да сакланып кала алган исем.«... Күрәсең, беренче булып колхозга керүчеләр яңарышны, яңа тормышны күңелләре белән теләгәннәрдер, күмәк хуҗалыкка «Яңа тормыш» исемен тәкъдим иткәннәр.
... «Яңа тормыш» исеме гел алга, яңа үрләргә, яңача яшәешкә, яңа казанышларга, яңа тормыш өчен көрәшкә, фидакарьлеккә, батырлыкка чакырган һәм хәзер дә чакыра төсле!
... Яңгул авылы үзенең «Яңа тормыш» дигән исемен, бик тә гади, әмма тирән мәгънәле, бик тә күңелгә отышлы матур исемен һаман саклый». (Автор сүзләре).
Китапның «Яңа тормыш»ка багышланган бүлегендә хезмәтләрен Җир-Анага багышлаган йөзләгән кешеләрнең исемнәре, фоторәсемнәре куелган, хезмәт уңышлары, бүләкләре, дәрәҗәле исемнәре язылган.
«Яңа тормыш» киләчәккә атлый» бүлеге җәмгыятьнең бүгенге хезмәт кешеләренә багышлана. 145 кешенең исемнәре язылган, фоторәсемнәр белән баетылган. Бу да китапның уңышлы ягы, иҗат төркеменең - редактор, рәссам, фотографларның - Рәмзия Гарипова, Таһир Ильясов, Илгиз Заһидуллин, Илфат Сәмигуллиннарның иҗади тырышлыгы нәтиҗәсе.
Яңгул авылында урнашкан, озак еллар дәвамында эшләгән, авыл халкына һәм тирә-як авылларга игелекле хезмәт күрсәткән хастаханә, сельпо, почта бүлекчәсе, ветеринария пункты, сөт-май заводы, балалар бакчасы, урта мәктәп турында аерым бүлекләр бирелгән. Яңгул көрәшчеләре турында тулы мәгълүматлар бар.
Гомумән, «Әрәмәләр шавы» кешеләр өчен һәм кешеләр турында язылган. Мәсәлән, «Читкә киткән сукмаклар» бүлегендә генә 300дән артык авыл кешеләренең исеме бәян ителгән, фоторәсемнәре куелган.
«Әрәмәләр шавы» аша автор үзенең әхлак мәсьәләләренә кагылышлы фикерләрен, уйлануларын халык әйтемнәре, шигырь юллары, күренекле кешеләрнең фикерләре аша укучыларга ирештерергә омтыла. «Яңгул киленнәре» бүлегендәге «Бер нәсыйхәт», «Кендек» шигырьләре, атаклы Ризаэтдин Фәхретдиннең: «Әгәр җәмгыять үзенең тәрбияле хатын-кызларын, балаларын югалтса, бу зур бәхетсезлек» - дигән фикере, яисә шагыйрь Газинур Моратның: «Хатын-кызда сер калмаса, җирдә тол-ятим кала» дип кисәтүе автор омтылышларының дәлиле шикелле. «Якты хатирәләр эзләп» бүлегендә автор авылдашларына: «... малайларны, ир-егетләрне саклыйсы иде! Бу - чаң сугу! Ул ишетелсен иде, иң беренче булып ирләрнең үзләренә. Ул ишетелсен иде нәфис затларыбызга, ир хатыннарына, кызларыбызга! Сер түгел, хуҗалыкта ир-егетләр бетсә, хуҗалык бетә, димәк авыл бетә», - дип эндәшә. Әйе, бу уйланырлык мәсьәләдә авторның фикерләре шундый!
«Киләчәккә истәлек» бүлегендә китап өстендә эшләүчеләр: Наил Сафиуллин, Миләүшә Минһаҗева, Гөлназ Гыйльманова, Рәмзия Гарипова, Гөлзада Шәрәфиева, Рәмзия Миңнемуллина, Гөлчәчәк Нәбиева, Фәргать Фатыйхов, Хәлимә Гарипова, Ләйсән Хаҗиева, Рәмзилә Сәгыйтова, Рәсүлә Гыйльманова, Илгиз Заһидуллин, Розалия Гыйльманова, Илфат Сәмигуллин, Таһир Ильясов, Әминә Касыймова, Марзия Кадыйрова, Әхмәтхан-Роза Гариповлар, Энҗе Закирова, Сания Гатауллина (вафат), Либиса Константинова, Флера Газыймҗанова, Ләйлә Габделхакова, Мөнирә Мардян, Хәсәновлар, Фазлыевлар гаиләләренә авторның рәхмәте язылган.
«Әрәмәләр шавы» китабын нәшер итү чыгымнарын Яңгул авылы егетләре, җир уллары Наил Гыйләҗев, Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, Илшат Әшрәфҗанов күтәрделәр. Аларның бу гамәле авылдашларының хезмәтен, батырлыгын мәңгеләштерү билгесе, мәрхүмнәргә рухи һәйкәл.
Соңгы сүзне кабаттан китапның алгы битенә кире кайтып, Наил Гыйләҗевның сүзләре белән төгәллисе килә:
«Кулыгыздагы бу китап - авылыбызның үткәнен мөмкин булганча барлап, мәгълүматны туплап һәм өйрәнеп, билгеле бер тәртипкә салып, киләчәк буыннарга истәлек итеп калдыру омтылышыннан туган искиткеч зур хезмәт нәтиҗәсе». Әйе, әрәмәләр шавы мәңгелек!
Марзия КАДЫЙРОВА, Нурия МИНҺАҖЕТДИНОВА Яңгул

Реклама


Искәрмә: «Китапта бәлки тулы булмаган язмалар да, хаталар да бардыр. Монда урын алырга, язылырга тиеш булып та керми калган кешеләр дә табылыр. Миңа гафу итүегезне үтенәсе генә кала».
Автор Мәгъсүм МӨХӘММӘТҖАНОВ

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: