Хезмәт

Әрәпә – Сабантуйның бер бизәге (фото)

Көек үзенең гореф-гадәтләре белән үзгә булып торучы авыл. Милли бәйрәмебез Сабантуйның бер бизәге булган әрәпә дә гөрләп үтте анда.

Чараның төп кунаклары - балалар да районыбызның төрле почмакларыннан күп булып килгәннәр иде. Алар өйдән-өйгә йөреп, "әрәпә" кычкырып, күчтәнәч биргән абый-апаларына рәхмәтләр әйттеләр. Өй каршында чәй эчерүчеләр дә булды. Электән килгән матур күренешне быел да сакладык, балачакның бер тәме булган лимонад суларыннан авыз иттек. Балалар кочак тутырып күчтәнәч белән кайтып киттеләр.

Зилә Ильязова

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: