Хезмәт

Балтач районы

Мәдәният

Рәсүлә Әгъзәмова: “Дөньяның җанга якын иң газиз урыны – ул минем туган авылым Яңгулым”

Үз колачына күпме матурлыкны сыйдырган ул! Киң болыннар,сахрага тиң тугайлар, искиткеч урманнар дисеңме - барысы да үзләренә җәлеп итеп, сокландырып торалар. Авыл башында тарихи хәзинә - җилдән җитез Тегермән балкып тора. Ә Шушма елгасының чал дулкыннары авылымның ямен еракларга тараталар.

Мин үзем дә шул дулкыннар моңын тыңлап, Яңгулым чишмәләренең иң татлы суларын эчеп үскән моңлы бер баламын.Туган авылымның тарихы,аның табигате,гореф-гадәтләре,кешелекле халкы турында бертуктаусыз,сәгатьләр буе сөйләсәм дә,туймам кебек.Чөнки горурланырлык туган җирем булу минем өчен олы бәхет ул!

Тик бүген әйтәсе килгән сүзем туфрак, җир турында. Белгәнебезчә,борынгыдан ук, җир-тереклек итүнең төп нигезе булып саналган.Элекке заманнарда кешеләр, туфракны кадерләп,бөек күреп,хәтта аңа табынып та яшәгәннәр.Билгеле, хәзер аңа табынмасалар да,аның кадерен белеп яшәү әле дә булса дәвам итә. Кеше күңеле һәрдаим җылы сүзгә, назга мохтаҗ булган кебек,туфрак та саклау, яклауга мохтаҗ. Гомумән, Җир-Анабызны зарарлы әйбеләрдән, пычраклардан саклау безнең изге бурычыбыз.Хәзерге тормышыбызны туфрактан башка күз алдына китереп тә булмый. Әгәр туфрак булмаса,без сулый да,яши дә алмас идек.Чөнки ул безне бар яктан да тәэмин итеп торучы бик тә кыйммәтле хәзинә. Кемнәрдер җирне тагын да ямьгә күмәр өчен файдалы үсемлекләр,агачлар утырта,аны чүпләрдән саклый,ә кемдер хәтта бөтен гомер юлын җир белән бәйли.Туган авылымда да андый шәхесләр шактый. Авылдашым Яков абый Константинов шуларның берсе. Аның эшчәнлеге, уңышлары турында миңа күп ишетергә туры килде.Тик ишеткәннәр белән генә кәнәгать буласым килмәде. "Кеше сөйләгәнгә ышанма,бары үз күзеңә ышан" дигән татар халык мәкален исемә төшердем дә,кызыксынуларыма түзә алмыйча,Яков абыйның үзе белән күрешеп сөйләшер өчен,аңа кунакка бардым.Әңгәмәбез бик җанлы атмосферада барды.Үз эше турында ул шулхәтле бирелеп сөйләде,мин хәтта үземне тургайлар моңыннан яңгырап торган иген кырында йөргән сыман хис иттем.

Ул 1933 елның 5 ноябрендә Дорга авылында туып үскән шәхес.1953 елда Пыжмара урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, "Активист" колхозында кырчылык бригадиры булып эшкә урнаша.Шуннан аны хәрби хезмәткә чакырып алалар. Ватан алдында үз бурычын үтәп кайткач,1958-1963 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый, галим-агроном белгечлеге ала.1963-1966 елларда Киров өлкәсенең Малмыж районында башта авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы,соңрак Киров исемендәге күмәк хуҗалыкта партия оешмасының секретаре булып эшли. Ә 1966 елның октябреннән ул "Яңа тормыш" колхозында баш агроном вазыйфаларын үти. Яков абый югары квалификацияле,тәҗрибәле белгеч буларак, хуҗалыкта игенчелекне үстерү,алдынгы технологияләрне практикага кертү буенча гаять нәтиҗәле эшләр эшли. Ә 1982, 1986, 1992 елларда районның иң яхшы агрономы исеменә лаек булып, Яков абыйның рәсеме районның Почет Тактасына куелган.Шуның өстенә,бик күп медальләргә дә ия була ул.1993 елда һич көтелмәгән шатлык була:Яков Константиновка Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеме бирелә.Хезмәтен югары бәяли белүләре аның өчен иң олы куаныч була. Шулай ук,эшенә җитди карашы,гадел һәм тугры булуы өчен, ул егерме ел дәвамында Яңгул авыл советы депутаты булып сайланган.Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк: авылдашларына ул күбрәк Яков түгел,"җир улы" буларак таныш.Кемнән генә сорама,һәркем аны бары тик яхшы яктан гына телгә ала. Хәер , 47 ел гомерен туфрак белән бәйләгән, эшенә бик җитди караган кеше турында начал сүз сөйләү гөнаһ булыр иде шикелле. Аның ирешкән уңышлары хәзерге һәм киләчәк буын өчен үрнәк ул!

Горурланып сөйләр шундый шәхесләр булганда, авылым чәчәк атуын дәвам итә. Җиргә кайгыртучан,эшкә намуслы караш хөкем сөргәнгә,туган ягым туфрагы искиткеч уңдырышлы.Чиста һәм саф һава,гүзәлләрдән гүзәл табигать,иң мөһиме, мул уңыш моның нәтиҗәсе.Әгәр көчемнән килсә,мин бөтен кешелек дөньясын туфракның кадерен белергә,кирәксез чүпләрдән араларга,күбрәк куак-агачлар утыртырга мәҗбүр итәр идем Н ик дигәндә,бу гамәлләрнең барысы да үзебез өчен, яшәеш алга китсен өчен бит.

Гомер кешегә бирелгән бүләк ул. Иртәме-соңмы,без барыбер ул бүләктән мәхрүм калачакбыз.Тик Җир-Анабыз гына яшәүдән туктамый. Аның гомер дисбесенә еллар һаман өстәлә барса да, ул һәр буын яшәешенә шаһит булып тора бирә.Әйтергә теле булмаса да,үзен "рәнҗеткәннәргә" барыбер җәзасын бирә ул. Югыйсә, дөнья куяр чак җиткәч, барыбызга да шул туфракка сыенырга туры киләчәк бит...
Рәсүлә ӘГЪЗӘМОВА,
10 нчы сыйныф укучысы.
Яңгул авылы.
Фото: http://foto-planeta.com/np/9444/yangulovo.html
--

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250