Хезмәт

Рүзилә сәхнәдә кала

Узып киткән ел ахырында Яңгул авылында бик матур кичә булды, ул кодагыебыз Рүзилә Габдрахмановага багышланган иде. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Сабирова белән сәнгать җитәкчесе Ләйлә Габделхакова үз идеялары белән кодагыебыз өчен искиткеч юбилей кичәсе әзерләгәннәр. Әйе, зур ихтирамга лаек шул ул, гомере буе сәхнә күрке булган кеше. Күңелләрне айкарлык моңлы...

Балачагы җиңелләрдән булмый Рүзиләнең. Төпчек кызы туып 3 ай узуга, Мулләхмәт абзый бу дөньядан китеп бара. Биш баланы аякка бастыру Хәтимә апаның берүзенә кала. Ятим сабыйларның күңелләре әз булса да юансын дигәндер инде, күршеләре Нәкыйп абый аларга үзенең иске гармунын кертеп бирә. Ни хикмәт, барысы да уйнарга өйрәнәләр бит! "Гармун уйнау кыз бала шөгыле түгел", дип абыйлары ачулансалар да, нәни Рүзилә дә, апасы Хәтирә дә өйрәнә гармунда уйнарга. I сыйныфка укырга кергәндә Рүзилә рәхәтләнеп гармунда уйнап-җырлый торган була. Бу аның зур сәләте барлыгын раслый. Тик ни кызганыч, күпме хыялланса да, зур артистлар булып китәргә насыйп булмый шул аңа... Һаман да шул әтисезлек, җитмәүчелек тә аяк чалгандыр, авыл баласына кыюлык та җитеп бетмәгәндер. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә ул. Һәрчак шат күңелле, бар яктан да килгән кыз тиз арада иптәшләре арасында йөзек кашына әйләнә. Ялларга кайтканын мәдәният йортында эшләүче апасы Хәтирә дүрт күз белән көтеп ала. 1978 елда Яңгул авылының асыл егете Рашит белән гаилә коралар. Шул елдан Яңгул балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы шушында хезмәт куя. Бер-бер артлы дүрт шатлыклары - Резеда, Ранил, игезәк кызлары Рәйсә белән Рәсимә туа. Гаиләнең бәхете тулып ташый. Тормышка чыккач та Рүзилә сәхнәне ташламый. Насыйп яры да гармунчы бит әле аның! Рашите белән парлашып сәхнәләрне гөрләтәләр алар. Тормышлары гөрләп алга барганда, инде Резеданы кияүгә биреп онык шатлыкларын да күреп яши башлагач, аяз көндә яшен суккандай, Рашите кинәт китеп бара.

Өметләрең өзелгәндә,
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да,
Агымсу юлын таба...

Әйе, ул да сыңар канат белән яшәп китү өчен үзендә көч тапты. Ранилне, Рәйсә белән Рәсимәне башлы-күзле итте. Кайнанасы Хәдичәбикә кодагый белән икесе генә яшәп калдылар. Бик кадерләп, хөрмәтләп яшәде аны Рүзилә. "Булса да булыр икән дөньяларда шушы кадәр шәфкатьле, игелекле бала! Миңа күрсәткән хөрмәте үзенә меңе белән әйләнеп кайтса иде" дип, мең хәер-догасын калдырып 99 яшендә вафат булды Хәдичәбикә әби. Ә Рүзилә кодагыйга яхшылыклары, чыннан да, меңе белән әйләнеп кайтты. Бүген ул кадерле әни, хөрмәтле кайнана, сөйкемле әби.

Кодагыебыз район, республика бәйгеләре белән генә чикләнмичә, Мари Иленең Йошкар Ола шәһәренә кадәр барып, төбәкара конкурста лауреат. Менә дигән юмор остасы да. Элеккеге хезмәттәше, бүгенге сәнгать җитәкчесе Ләйлә ханым белән әллә ни арада сәхнә артында яңа образга кереп чыктылар да, халыкны рәхәтләнеп көлдерделәр.

Кодагыебыз алтын куллы кеше безнең. Чигү-бәйләү кебек һөнәрләре өстенә, ул төсле җепләрдән, мех кисәкләреннән менә дигән картиналар да иҗат иткән. Болар барысы да фойеда аның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдә урын алган иде.

Дөресен әйтим, бу кичәгә чакыру алгач, мин гап-гади авыл клубында ниндидер зур бәйрәм булыр дип уйлап килмәдем. Ә кичә искиткеч эчкерсез, матур килеп чыкты. Күренеп тора, зур әзерлек, күп көч таләп ителгән. Һәр чыгыш бер-берсенә үрелеп бара, бернинди өзеклек юк. Бар да уйланылган, һәр нәрсә урынлы. Кеше кадере бетеп барган бу заманда, гап-гади бер авыл кызы өчен үз көчләре белән шушындый кичә оештырган мәдәният йорты хезмәткәрләренә "афәрин" диясе генә кала. Профессиональ артистлар килеп тә тамашачы җыя алмаганда, кодагыебызның бәйрәмендә 300 кешелек зал шыгрым тулы иде. Пәрдә ябылганда, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән сәхнә уртасында калды ул. "Ул безнең белән сәхнәдә кала", - дип шаярттылар кызлар. Бик югары дәрәҗәдә узды бу кичә. Анда алган тәэсирләрдән тиз генә айный алмадык. Һәм менә ул тәэсирләрне газета укучыларга да җиткерергә уйладым.

Габделнур ГАЗЫЙМОВ
Балтач

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 13:59
    Лилия Гарифуллина "Хезмәт"кә багышлап шигырь укый
  • “Балтач гүзәле” өчен тавыш бирү Бүгеннән “Балтач гүзәле” конкурсында катнашучылар арасында тавыш бирү башланды.
    3882 кеше тавыш бирде
  • Балтач урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” чыңлады
  • Урта Көшкәт мәктәбенең көмеш кыңгырау чыңы җиһанга таралды
  • Сагышлы соңгы кыңгырау
  • Балтач гимназиясендә үткән “Соңгы кыңгырау”да район башлыгы да катнашты
  • Чепьяның 31 укучысы өчен көмеш кыңгырау соңгы тапкыр шалтырады
  • Сосна мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме
  • Балтачтагы хәрби җыен
  • Балтач районы башлыгы гранты быел кемгә насыйп булды?
  • 100 ар ортчыса пумиськизы
  • Елабугаын экскурсия
  • Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
  • Илнур Шакиров призына шахмат ярышлары
  • Тимирязев иссемендәге хуҗалыкта чәчү эшләре
  • Район туристлары ялда
  • Таузар авылында узган "Уйнагыз гармуннар" фестивале - 13.05.2018
  • Покчи Лӧзя школалэн кизилиосыз
  • Балтачта Тукайны зурлап искә алдылар
  • Балтачта "Тукай көннәре"
  • Рәмис Насыйбуллин истәлегенә үткәрелгән баскетбол ярышлары
  • Бала күӊеленә ачкыч табучылар
  • Балтачта "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантларны барлый
  • Борнаклар елгасында бәйрәм
  • "Очрашуларны көтеп торабыз,әти-әни һөнәреннән үрнәк алабыз"
  • Йолдызлар “Йолдызлык”ка әзер
  • Балтач газчылары туган якка мәдхия җырлады
  • Балтач бистәсендә ярминкә
  • Пыжмара мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
Ночной режим