Хезмәт

Сагышларны гармун басар (видео)

Һәр авылда үзгә урын тоткан, тормышка карашы, кешеләргә мөнәсәбәте, үзенә генә хас булган эш-гамәлләре белән аерылып торган «герое» була. Таузар авылыныӊ шушындый шәхесе, атаклы тальян остасы Фәргать Усмановка багышланган кичә нәкъ менә халыкныӊ ихлас теләге һәм башлап йөрүчеләрнеӊ йөрәк кушуы буенча оештырылган булуы чараныӊ һәр мизгелендә тоемланды шул.

Рәшит Сабиров башкаруындагы «Моӊнар кайтсын авылга» дигән җыр бу эчкерсез очрашуныӊ девизы булып яӊгырады. Кичәне әзерләгән һәм алып барган Тәнзилә Гыйззәтуллина үзенеӊ аһәӊле тавышы белән атаклы гармунчы турындагы риваять-истәлек дәресен башлады.

- Ишетәсезме, Таузар урамында,
Фәргать абый тальян уйната.
Тальян тавышымы, йөрәк сагышымы,
Йөрәкләрне ярсып елата?...
Татар авылы моӊга тансык, урамда тальян-гармун тавышы яӊгырамаса, ятим була икән шул. Моныӊ шулай икәнен таузарлылар Фәргать абый арадан киткәч тойганнар. Һәм бу кичә шушы бушлыкны тутыру, авылныӊ киләчәге тальян-гармун моӊы белән үрелеп барырга тиешлеген раслау юнәлешендә гаять вакытлы булды.

Чараныӊ башында сәхнәдә җирлекнеӊ гармунчылары атаклы шәхес башкарган көйләрне барлап, халыкка җиткерделәр. Үзе дә олы ихтирамга лаек, авылныӊ аксакалы Васыйл Ибраһимов күӊелендә тулган хисләрне кәгазъ битләренә төшереп, сәхнәдән авылдашына шигъри багышлавын яӊгыратты. «Умырзая» ансамбле, Илфир Лотфуллин, Рәшидә Зыятдиновалар башкаруындагы моӊлы җырлар күпләрне яшьлегенә кайтарды, ә Гөлкәй Хәйруллина курай моӊнары белән хисләрне тагын да нечкәртте. Гармунчыныӊ яшьлек дусты, нинди генә авырлыклар килсә дә бер-берсен ташламаган, Фәргать-«Мокамай»ныӊ сыӊары, Азат Зыятдинов үзенеӊ хатирәләрендә аныӊ гаделлекне яратуын, шуныӊ аркасында тормышта күп мәртәбәләр кыерсытылуын искә алып, ә шулай да үз кыйбласына туры калган шәхес, дип билгеләп үтте. Кулына тальян алган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев дусты турында матур истәлекләр белән уртаклашты, татар моӊын, татар гармунын гомер буе Фәргать Усмановныӊ үз иткәнен җентекләп сөйләп узды. Сосна авылыннан Гасыйм Һадыев, Габдулла Ситдыйков (астагы рәсемдә), Кунырдан Зөлкәфир Зыятдинов, Арбаштан Мәгъфур Төхфәтуллин, Шәрифҗан Хөсәенов (өстәге рәсемдә) тальян-гармун телләреннән нинди генә көйләр чыгармадылар, борыӊгы көйләрне җиренә җиткереп башкардылар. Сосна авылыннан 83 яшьлек Фәния Һадыеваныӊ 60 елга якын бергә гомер иткән тормыш иптәше Гасыйм абыйныӊ тальянына кушылып җырлавы бу кичәнеӊ энҗе бизәге булды.

Озак еллар Карадуган балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Зөлфирә Камалова исә Фәргать Усманов белән эшләгән чорларны искә төшерде, аныӊ тәвәккәл дә, эшчән дә булуын мисаллар белән тасвирлады. Сәхнәдә чыгыш ясаган Тәлгать Сабиров, Фәүзия Шәрипова, Фирдүс Хамматов, Хәбир Габбасов, Азат Галиәхмәтов, Рафил Ибраһимов, Басыйр Шәяхмәтов һәм Шамил Низамиевлар чыгышын халык кул чабып хуплады. Алып баручы:

Сабан туйлар җитте, урамнар буш,
Тальян моӊы җитми күӊелгә.
Капка төпләренә чыгып, Фәргать абый,
Гармун уйнар төсле бүген дә, - дип шигъри юллар аша борчылуын белдерсә дә, бу төбәктә халкыбыз моӊын яӊгыратучылар булыр әле. Матур чыгышлары белән истә калган яшь баянчылар Рәзил Зыятдинов, Илгиз Сөнгатуллин, Шамил Мардановларны тыӊлаганнан соӊ, шулай булыр дип әйтергә тулы нигез бар.

Бәйрәм мәдәният йортын шыгрым тутырган халыкныӊ аягурә Азат Зыятдинов сүзләренә һәм Фәрит Хатыйпов көенә иҗат иткән «Таузар иле-гомер бишегем» җыры белән тәмамланды. Кулларына истәлекле бүләк алган башкаручылар да, 3 сәгатькә якын барган бу чараны үз итеп карап, хуплап утырган тамашачы да бу кичәдә һәрберсе үзенчә бәхетле иде. Ә кичәне югары дәрәҗәдә оештыру өчен янып йөргән Фидаил Хәйруллин хуҗалык җитәкчесе Булат Зыятдинов һәм шәхси эшмәкәр Рәис Хөсәеновка күрсәтелгән ярдәм өчен үзенеӊ рәхмәтләрен җиткерде.

Калган видеоларны ютубканалыбызда карагыз

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: