Хезмәт

Серләремне сөйлим, дустым...

Серләремне сөйлим, дустым...

Эчемдәге серләремне
Сиңа сөйлим, дустым,
Син тыңла,
Син шаһиты, минем хисләремнең.
Ярсуыңнан йөрәк
Син тынма.
Серләремне сөйлим,
Тыңла, дустым,
Сагышларым буа барлык.
Бушатыймчы күңелем,
Аңла мине -
Минем серем сиңа сыярлык.
Серем сөйлим сиңа,
Яшерен серем.
Дустым, аны сакла.
Еллар үтеп,
Юллар аерылса да,
Син чыгарма ятка.
Дуслар булып,
Ахириләр булып,
Калыйк исән чакта.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: