Синнән, миннән тора!
Сезнең хезмәт җиңел түгел, урманчылар, Саклап тотсаң гына урман урман була! Бераз гына игътибарыгыз кимесә дә, Хәзер явыз бәндә кулын суза. Давылы да, янгыны да - бик куркыныч, Нинди таза агачлар да кала көчсез. Янгын килеп чыкмасынга тырышасыз, Урман диеп янасыз сез һәм көясез. Матурлыкны саклый белү кирәк лә бит!...
Сезнең хезмәт җиңел түгел, урманчылар,
Саклап тотсаң гына урман урман була!
Бераз гына игътибарыгыз кимесә дә,
Хәзер явыз бәндә кулын суза.
Давылы да, янгыны да - бик куркыныч,
Нинди таза агачлар да кала көчсез.
Янгын килеп чыкмасынга тырышасыз,
Урман диеп янасыз сез һәм көясез.
Матурлыкны саклый белү кирәк лә бит!
Җиләге дә, гөмбәсе дә тәмле була,
Тик, миллеккә дип барган җирдән
Ботарлыйлар каеннарны жәлләмичә.
Ял итәргә яраталар саф урманда,
Артларыннан өем-өем чүпләр кала.
Пластик шешә, савыт-саба, буш пакетлар,
Банан, алма кабыклары чәчелеп ята.
Саф һавада тәмле була бар ризык та,
Казан асып, учак ягулар шәп урманда.
Пыскып кына калган бер күмер дә,
Дөрләп китә... Аннан тоташ урман яна.
Табигатьнең теле юк шул, әй мескеннең -
Тагын күпмеләргә чыдар икән?!
Юкса, шул байлыкны саклау, яклау
Тора һәрберебездән: синнән, миннән!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 21:41Олы бəйгедə жиңгəн 8 призерның 7се Галиянеке (+фото) Журналист Гөлнара Сабирова язганча, сөйлəүче күп, сөйли белүче аз хəзер.9401
-
8 март 2021 - 20:11Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган 2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.11901
-
8 март 2021 - 17:11Җиңү тәме яки Балтач ДОСААФы традицияне дәвам итеп, чираттагы җиңүен яулады Ел саен февраль азагында районыбызда картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.11001
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика