Хезмәт

Сәнгатькә гашыйк җаннар

Район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган «Әйләнә сәхнә, әйләнә» авыл җирлекләренең драма коллективлары арасында баручы бәйгенең чираттагы тамашасын Балтач шәһәр җирлеге артистлары тәкъдим итте. Алар Ркаил Зәйдулланың «Татарча өйләнү» комедиясен сәхнәләштерделәр.

Реклама

Спектакль мәдәният үзәге залында куелды. Яңартылган бинаның иркен сәхнәсендә куелган тәүге тамашаларның беренчесе булуы белән бер яктан тарихка кереп калса, икенче уңайдан, әсәрнең авторы Ркаил Зәйдулланың шул көннәрдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее да иде.
Татарда «Өйләнү сөйләнү түгел» дигән бик мәгънәле бер гыйбарә яшәп килә. Әйе, гаилә кору - җитди мәсьәлә. Тик әсәрдәге вакыйгалар гына көлке тудыруга корылган. Андагы вакыйгалар Оренбург өлкәсенең бер район үзәгендә баруы һәм персонажларның сөйләмнәрендә безгә ят үзенчәлекләр очравы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Әсәрдә вакыйгалар бер ел элек кенә тол калган, 57 яшьләр чамасындагы, үз шәхси хуҗалыгы белән гадәти тормышта яшәүче Әкрәм Галие-вич тирәсендә бара. Әкрәм образын - Камил Садыйков гәүдәләндерде. Ә аның күршесендә 55 яшьлек, үткен телле, җор күңелле казакъ Җолдас Бөркетбаев - Нәҗип Әминов утары. Ике күрше гел аралашып, хәл-әхвәл белешеп, ярдәмләшеп гомер итәләр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү урынлы булыр, әсәрне сәхнәгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминов куйган, җырларына көйләрне дә үзе иҗат иткән. Музыкаль бизәлеш бирүдә һәм режиссерлык сәләтен ачуда Нәҗип ага һөнәри осталыгын бик күп тапкырлар дәлилләгән шәхес булуы белән дә олы ихтирамга лаек.
Әсәргә килсәк, Әкрәм Галиевич ялгыз тормыш алып барудан арып, ялгызлыктан котылу өчен Рәсәй күләмендә чыгучы газеталарның берсенә үзенең бәхетен тагын бер кат сынап карау өчен танышу турында игълан җибәргән була. Менә шул игъланның басылып чыгуыннан соң башланган вакыйгалар көлке тудыруга сәбәпче була да инде. Авылның почтальон кызы Мәрьям (Гөлнар Әхмәдуллина) Әкрәмгә көн дә хатлар, телеграммалар ташый башлый. Кайлардан гына килми алар... хатлары артыннан Сахалиннан ук Наталья Сергеевна - Гадения Зәкиева, Ташкенттан Нәзифә Әгъләмова - Асия Шәрипова, Оренбург каласыннан Белла - Резидә Зарипова.
Әкрәм ихлас күңелле, ачык йөзле Натальяга ияләнеп килгәндә, үткен телле, ак һәм кара магияләр белән шөгыльләнүче «табибә», 3-4 ирдән аерылган Нәзифә кайтып төшә. Инде аннан котылу җаен эзләп «янганда», Әкрәм Галиевич дип өзелеп торучы Белла килә. Менә шул өч хатын Әкрәмнең тормышын үзгәртеп кенә калмыйлар, ә чын мәхәббәтнең, сөюнең олуг көч булуын дәлилләүдә әһәмиятле роль дә уйныйлар. Моңа вакыйгалар барышында ара-тирә күренгәләп, эпизодларда катнашучы автор образы да ярдәмгә килә. Авторны гәүдәләндергән Раушан Ситдыйков әсәрнең төп каһарманы булган Әкрәмгә киңәшләрен бирә, дөрес юлны сайларга булыша.
Инде төрле холыклы хатын-кызлар белән аралашып, тормышын кабат күз алдыннан үткәргән Әкрәм үзенең тиң яры итеп авылдашы Мәрьямне таный. Әйе, вакыйга 50 яшькә кадәр җитеп тә, әле бер тапкыр да тормышка чыкмаган, яшьлек мәхәббәтенә гомере буе җавапсыз сөю газабы аша тугрылык саклаган Мәрьямгә Әкрәмнең мәхәббәт аңлатуы белән тәмамлана. Җиһанда җыр яңгырый - сөю җыры. Бер-берсенә баккан күзләрдә очкыннар уйный. Әсәр шулай тәмамлана.
Спектакльнең исеме - «Татарча өйләнү». Исеменә караганда, йола, гореф-гадәтләр белән бәйле булырга тиеш сыман. Ләкин бу гадәтләр әсәрдә «кызыл җеп» кебек ярылып ятмаса да, вакыйгалар барышында милли компонентларның һәм татар кешесенең «зур сайлаулардан» соң бары үз кавеменнән булган кызга өстенлек бирүе табигый күренеш.
Әлеге әсәрне сәхнәләштерүдә, халыкка җиткерә алуда балтачлыларның актерлык осталыгын инде районыбызның күп кенә авылларында һәм күрше Хәсәншәехта да күрергә өлгерделәр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: